news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә ярышта Башкортстан спортчысы оекчан килеш өч километр йөгергән

Илнар аяк киемен кулына тота һәм өч километр йөгерә.

news_top
Яшел Үзәндә ярышта Башкортстан спортчысы оекчан килеш өч километр йөгергән
Башкортстанның Триатлон федерациясе

Яшел Үзәндә триатлон буенча Россия кубогына ярышта гадәттән тыш хәл булган. Бу турыда Башкортстанның Триатлон федерациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» язды.

Башкортстан спортчысы Илнар Хәбибуллин стартка чыккач ук, аяк киеменең шнурлары өзелә. Илнар аяк киемен кулына тота һәм оекчан гына өч километр йөгереп уза.

«Менә шулай итеп кардан чапты, 16 градус салкында. Илнар гаҗәеп характерын күрсәтте. Ул кардан яланаяк йөгереп кенә калмады, 18-19 яшьлек арасында ярышта җиңде», — диелә федерация хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар