Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта газ шартлаган, берничә фатир җимерелгән

Хәзерге вакытта бер ир-ат мәете табылган, бер хатын-кызны коткарганнар, йортта яшәүче кешеләрне эвакуациялиләр.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта газ шартлаган, берничә фатир җимерелгән

Яшел Үзән шәһәрендә тугыз катлы торак йортта көнкүреш газы шартлаган. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Ленин урамындагы бер подъездлы торак йортта газ-һава катнашмасы шартлау турында 22.44 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта кешеләрне эвакуациялиләр. Якынча белешмә буенча, җиденче катта алты фатир җимерелгән, сигезенче катта бер фатир җимерелгән.

23.27 сәгатьтә ир-ат мәете табылган. Хәрабәләр арасыннан бер хатын-кызны коткарганнар. Аны табибларга тапшырганнар.

Урында Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 50 фатирлы йорт 1974 елда төзелгән.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге йорт газлаштырылган һәм электрлаштырылган. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев фаҗига урынына барган. Биредә штаб ясаганнар, бөтен кешеләрне дә эвакуацияләгәннәр. «Зыян күрүчеләр бар, аларның саны ачыклана», — дигән Михаил Афанасьев.

Фаҗига урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә тарала башлады. Шаһитлар экстрен хезмәтләр эшләвен төшерә. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, урынга республика прокуроры урынбасары Алексей Заика, Яшел Үзән прокуроры Сергей Егоров, аның урынбасары Михаил Балтусов барган. Газ җиһазларын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен үтәүне тикшерү оештырылган, фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә прокуратура хәбәрендә.

Соңрак Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өч кешене хастаханәгә салганнар. «Ир-ат һәм хатын-кыз уртача катлаулы хәлдә, аларның гомеренә куркыныч янамый. Тагын бер хатын-кыз авыр хәлдә, ул реанимациядә ята», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Аларның барысын да Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә урнаштырганнар, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100