Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә нәни баланы чүп савытына салган кешене эзлиләр - видео

Прокуратура вәкилләре ата-ана вазифаларын башкаруны һәм гаиләдә яшәү шартларын тикшерәчәк.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә нәни баланы чүп савытына салган кешене эзлиләр - видео

Яшел Үзән шәһәрендә бер ир-ат нәни баланы чүп савытына салып куйган мизгелне шаһитлар видеога төшереп алган. Хәзер бу кешенең шәхесен ачыклау эшләре бара. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Әлеге кадрлар кичә социаль челтәрләрдә таралды. Видеода торак йорт ишегалды сурәтләнгән. Анда бер ир-ат чүп контейнерларын карап йөри, аннары соң нәни баланы шул савыт эченә төшерә. Алар чүп савытыннан нидер алырга маташкан булуы да ихтимал.

Яшел Үзән прокуроры видеодагы ир-атның һәм баланың шәхесен ачыкларга кушкан. Шуннан соң бу гаиләнең яшәү шартларын, ата-ананың баланы тәрбияләү буенча вазифаларын башкаруын тикшерәчәк. Кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, тиешле чаралар күреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100