Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә кроссовер җәяүле хатынны берничә тапкыр таптаган - видео

Кроссовер берничә тапкыр алга-артка таба чигенә һәм артта җәяүле барын абайламый кала.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә кроссовер җәяүле хатынны берничә тапкыр таптаган - видео

Яшел Үзән шәһәрендә кроссовер бер хатынны берничә тапкыр таптый. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.

Кадрлардан күренгәнчә, ак төсле машина артка таба чигенә һәм җәяүле хатынны бәрдерә. Аннары машина бераз алгарак китә һәм тагын артка чигенеп җәяүлене таптый, аннары тагын алга һәм артка чигенеп, җәяүлене таптый.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, авария 9 февральдә 13.20 сәгать тирәсендә була.

» Ford машинасын йөртүче 64 яшьлек ир-ат артка таба чигенгәндә иминлек турында истә тотмый, 77 яшьлек хатынны бәрдерә. Имгәнгән хатынны Яшел Үзән район хастаханәсенә салдылар. Тикшерү бара», — дигән Яшел Үзән буенча ЮХИДИ башлыгы Рамил Идиатуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100