news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә ир-ат җир астында күмелеп калып һәлак булган

Ирнең мәетен җир астыннан МЧС хезмәткәрләре казып алган.

news_top
Яшел Үзәндә ир-ат җир астында күмелеп калып һәлак булган

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Яшел Үзәндә бер ир җир астында күмелеп калып үлгән.

Фаҗига хакында хәбәр 16.13 минутта килә. Идел буе фанер-мебель комбинаты янында кеше җир астында күмелеп калды, диелә.

Вокзал яны урамы янындагы чүплектә ике ир казынган. Алар төсле металл эзләгән дип фаразлана. Җир ишелеп, берсе күмелеп кала.

Бер сәгатьтән ирне казып алалар. Әмма ул инде үлгән була. Аның кем икәне ачыклана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар