Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә газ шартлаган фатир хуҗасы турында: улын, хатынын җирләгәч, эчүгә сабыша

Яшел Үзәндәге йортта газ шартлавының сәбәбе - өлкән яшьтәге ир-атның гомеренә кул салырга теләве булуы ихтимал. Чыннан да шулай булганмы-юкмы икәнлеге ачыклана, әмма шартлауга кадәр берничә сәгать кала аны психоневрологик диспансерга китергәннәре билгеле. Җимерелгән йортта яшәүче үз фаразларын җиткерде.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә газ шартлаган фатир хуҗасы турында: улын, хатынын җирләгәч, эчүгә сабыша
Гүзәл Хөсәенова

Яшел Үзәндә төнлә шартлау булу сәбәпле, бер йорттагы алты фатир җимерелде. Бу йортта яшәүчеләрнең бер өлеше дусларында, икенче берләре танышларында, бер өлеше «Волга» шифаханәсендә төн кунарга мәҗбүр булган. Бүген иртән алар үз йортлары янына җыелды.

«Мин даруларны эчтем дә йокларга ятарга җыенып йөрим, кинәт шартлаган тавыш ишетелде, аннары кешеләрнең кычкырган тавышларын ишетеп, сискәнеп киттем», — дип искә ала күрше өйдә яшәүче Рания.

Яшел Үзән үзәгендәге тугыз катлы йортта шартлау кичә кич соң гына булган. Шартлау вакытында бер кешенең үлгәне, өч кешенең тән җәрәхәтләре алганы билгеле булган иде. Соңрак каза күрүчеләрнең күбрәк булуы ачыкланды — 71 яшьлек хатын-кызны авыр хәлдә Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсе реанимациясенә алып киткәннәр. 29 яшьлек ир-атның кабыргасы сынган, 26 яшьлек хатын-кызның башы җәрәхәтләгән һәм кабыргасы сынган дип шикләнелә, 81 яшьлек әбинең аягы имгәнгән. 25 яшьлек йөкле хатынны да район хастаханәсенә озатканнар. Җәрәхәтләре булган 26 яшьлек ир-атны табиблар карагач, өенә кайтарып җибәргән.

Шартлау вакытында күпләр чынлыкта нәрсә булганын аңламый да калган. Түшәмнән һәм стеналардан штукатурка коелган, ә өй эче мәхшәрне хәтерләткән. Йортта яшәүчеләр, куркудан баскыч мәйданчыгына чыгып йөгергән.

 «Баскыч мәйданчыгында бөтен нәрсә җимерелгәнен күрдек. Тиз арада чыгып китәргә кирәклеген аңладык — тирә-якта бөтен нәрсә коела, лифт кыегайган, барысы да куркыныч хәлдә. Кире фатирга кереп, әйберләребезне җыйнап, өйдән чыгып йөгердек», — дип сөйләде алтынчы катта яшәүче Мария.

Шулай да барысы да үз әйберләрен җыярга өлгермәгән, бер хатын ишегалдына өйдәге кием белән генә чыккан. Хәтта яраткан песиен дә алып өлгермәгән — бичара хайван һаман да яртылаш җимерек фатирда икән.

Алтынчы каттагы Павел өйдә калырга һәм күршеләренә ярдәм итәргә булган. Төрле катларга йөргәндә ул өлкән яшьтәге бер күршесен күреп алган, ул, аяклары шкаф астында калганга, урыныннан кузгала алмаган.

Без аны улыбыз белән бергә тартып чыгарырга тырыштык, ул аңында иде, ләкин тимәскә кушты. Күп тә үтмәде, безнең янга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде һәм барыбызга да чыгарга куштылар, әбине үзләре алып чыкты», — ди Павел.

Һәлакәт урынында оператив штаб эшли башлаган — Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре подъездларны һәм фатирларны караган, лифтларны тикшергән. Кешеләрне өйгә кертмәгәннәр.

Шартлау җиденче каттагы алты фатирны тулысынча җимергән, бер кат югарырак урнашкан фатир ишелеп төшкән. Басым дулкыны шулкадәр көчле булган ки, хәтта янәшәдә торган машиналарның пыялалары ватылган.

«Кешеләрнең күпчелек өлеше шок хәлендә иде, алар берни дә әйтә алмыйча тик тордылар, бернәрсә дә аңламадылар», — дип сөйли күрше йортта яшәүче хатын.

Бер хатын шартлаудан соң кинәт истерикага бирелгән. Шартлау вакытында ул аягы шкафка кысылган әби белән бер фатирда булган. Аны корвалол эчереп кенә аңына кайтарганнар — ул һушына килгән һәм шуннан соң гына тынычланган.

Бу хатынның йөкле булуын әйттеләр. Аның үзенең һәм баласының сәламәтлеген тикшерер өчен Казан хастаханәсенә алып киткәннәр.

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин күчмә утырыш уздырган, әлеге йортта яшәүчеләрне «Волга» шифаханәсендә вакытлыча урнаштыру пунктына җибәрергә карар кылынган. Алар арасында 61 яшьлек Сергей да бар иде. Ир-ат үз туганнарына бара алмаган, шуңа күрә үзе кебек 17 кеше белән бергә шифаханәдә кунарга булган. 

«Кичә урамга йөгереп чыктым да шунда калдым. Подъездга безне кертмәделәр инде. Барлык документлар, телефоннар, әйберләр фатирда. „Волга»да безне ашаттылар, ярдәм күрсәттеләр», — ди ул.

Хәзер «Волга»да психологлар унике кеше белән эшли. Әлеге йортта яшәүчеләрне санаторийның аерым корпусында урнаштырганнар.

«Барысының да хәле тотрыклы, 85 яшьлек әби генә бераз курыккан хәлдә. Алар арасында балалар юк», — дип хәбәр иттеләр санаторийда. 

Зөлфия исемле пенсионер апа шартлаудан соң ул ярдәм сораган өлкән яшьтәге бер хатынны күргәнен әйтте.

«Кая барырга белмәде, бик курыккан иде. Мин аны үземә чакырып, кайнар чәй эчереп, йокларга яткырдым. Йокыга китә алмады, иртәнге биштә торып басты да җимерелгән өе янына китте», — дип сөйләде Зөлфия.

Реанимациядә булган 70 яшьлек хатын хастаханәдә вафат булды. Табибларның тырышлыгына карамастан, аны коткара алмаганнар.

Башта улын, аннары хатынын күмгән, соңыннан эчүгә сабышкан

Шартлау җиденче каттагы фатирда булган икән. 86 яшьлек ир-ат гәүдәсен хәрабәләр астыннан тартып чыгарганнар. Берничә сәгатьтән соң бу ирнең үзенә кул салырга теләве турында мәгълүмат таралды.

Күршеләренең сүзләренә караганда, Михаил Тимохинның хатыны ярты ел элек үлгән, хатыны үләр алдыннан гына улын да җирләгән булган. Соңгы вакытта ир кайгыга бирелгән, тоташ эчкән икән. Аның янына бердәнбер кешесе — оныгы гына килеп йөргән.

«Ул бик карт кеше һәм ялгызлыктан интегә иде. Әби белән бергә торганда, беркайчан да шаулашмадылар, матур гаилә булды. Газ белән нәрсәдер булган дип уйлыйбыз, суицид версиясенә әллә ни ышанып бетмибез», — дип сөйли күршеләре һәлак булучы турында.

Кичә бабайның оныгы да хәлен белергә килгән, бабай исерек булган. Кыз газ исен сизгән, шундук вентильләрне япкан һәм ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан. Табиблар ирне психоневрологик диспансерга салырга уйлап алып киткәннәр, әмма караганнан соң өенә озатканнар.

Кыз өенә кайтып киткән. Төнге уникенчеләрдә аңа шалтыратып, йорттагы шартлау турында сөйләгәннәр.

Тикшерү комитеты өч җинаять эше кузгаткан — саксызлык аркасында үлем китереп чыгару, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм ваемсызлык. Фаҗига булган йортны ТР Төзелеш министрлыгы һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкилләре тикшерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, халык үз фатирларына кайта алу-алмавы карары кабул ителәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100