news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә авыл башлыгы Фирая Фәйзуллина урамнарны трактор белән үзе чистарта

Авылдашлары аны «текә хатын» дип саный.

news_top
Яшел Үзәндә авыл башлыгы Фирая Фәйзуллина урамнарны трактор белән үзе чистарта

Яшел Үзән районының Олы Яке авылы башлыгы Фирая Фәйзуллина авыл урамнарындагы карны үзе чистартып йөри. Ул кыш җиткәч кар чистарта торган техника руле артына утыра һәм авылдашлары белән бергә кар чистарта. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Герой» Фирая Фәйзуллинаны фотога төшерергә беркем дә махсус бармады, диләр район администрациясендә. Аны эш вакытында «очраклы гына тотканнар». Авылдашлары аны «текә хатын» дип саный.

«Бездә кар күп ява. Без барыбыз бер гаилә кебек. Руль артына утырабыз да урамнарны, ишегалларын чистартабыз. Башкача ничек? Авылда эшләмичә булмый», — ди Фирая ханым.

Ул мәктәптә үк техника белән идарә итәргә өйрәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар