Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз бала югалган
Бала пәнҗешәмбе көнне чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.
Өч көн элек Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кыз бала югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Кыз бала югалу турында хәбәр башта социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә дә расладылар. «Пәнҗешәмбе, 12 декабрь көнне, 13 яшьлек кыз югалу турында хәбәр иттеләр. Хәзер аны эзләү эшләре бара», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бу кыз моңа кадәр дә өйдән китеп югалгалый торган була.
Кызның буе 150 см чамасы, чәчләре ачык төсле, күзләре зәңгәр. Бала өстенә караңгы-зәңгәр төсле пуховик, ак кофта, кызгылт жилет, соры итәк, соры колготки кигән, аягында соры итекләр, башында зәңгәр шапка.
Балага медицина ярдәме таләп ителүе дә билгеле.