Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел суган кыягын пакетта тәрәзә төбендә үстерү ысулы - видео

Көз-кыш айларында яшел тәмләткечне тәрәзә төбендә дә үстереп була.

news_top_970_100
Яшел суган кыягын пакетта тәрәзә төбендә үстерү ысулы - видео
https://pixabay.com

Кыш көне суган кыягы сатып ала башласаң, бәясе шактый кыйммәт була. Аны өйдә тәрәзә төбендә үстерү күпкә отышлырак. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Суганны гап-гади пакетка утыртып куегыз. Аерым сортлар да эзләп маташмагыз, ниндие бар — шунысын үстереп була.

Башта урын әзерләгез. Пычкы чүбен суга салып, ике сәгать җебетегез дә пакетка тутырыгыз.

Утыртыр алдыннан суганны марганцовкада зарарсызландырып алыгыз. Башын бераз кисеп ташлау хәерле. Шуннан соң кыяклар тизрәк чыгар.

Суганны төбе белән пычкы чүбенә утыртып куегыз. Пакетны тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Өч көннән кыяклар чыга башлар. 5-7 көн саен су сибеп торыгыз, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100