Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшел дерби»: «Ак Барс» «Салават Юлаев»ны җиңде!

3 октябрь Казан хоккейчылары «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчында 2:0 исәбе белән җиңде. Әлеге уенда «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
«Яшел дерби»: «Ак Барс» «Салават Юлаев»ны җиңде!
Салават Камалетдинов/архив

«Ак Барс» — Татарстан данын яклаучы Казан командасы, ә «Салават Юлаев» — Башкортстанның Уфа шәһәренеке. Әлеге ике республика командалары арасындагы матчларны җанатарлар көтеп ала. «Татнефть Арена» трибуналарын әлегә илле процентын гына тутырырга ярый, сатуга куелган билетларның барысы да алынып беткән иде диярлек.

Күрше республика командалары арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип йөртәләр, бу ике команданың да уен формаларында яшел төс булуына бәйле. «Ак Барс»ның төсе тоташ яшел булса да, ул көнне Казан командасы карадан, «нефть төсеннән» иде, чөнки бу махсус ял көннәрендә киелә торган ретроформа.

Бу Континенталь хоккей лигасының 2021-2022 еллар сезонында беренче «Яшел дерби» булды. «Яшел дерби»нең нәтиҗәсе итеп, җиңүче команда Чәкчәк кубогын ала. Сезонның беренче Чәкчәк кубогын «Ак Барс» отты.

Уенда «Ак Барс» ике алка кертте һәм берне дә үз капкасына керттермәде. Матчта сугышып та алдылар, ике команда тарафыннан да көндәшенең башына бәргәне өчен штраф алучылар да булды. Кыскасы, эмоцияләргә бай уен иде. Уен барышы хакында - «Татар-информ»да.

«Үземнең элекке командама каршы уйнадым бит, хөрмәт булырга тиеш»

Казанның боз сарае трибуналарында Уфа җанатарлары да шактый иде. Гадәттә, килүче команда җанатарлары өчен махсус сектор билгеләнгән була. Бу уенда да бер якта «Ак Барс» фан-секторы, ә икенче якта «Салават Юлаев»ныкы урнашты. Уенның кискен мизгелләрендә бер яктан «Ак Барс» дип, икенче яктан «Уфа» дип кычкыралар. Ул вакытта хәтта каз тәннәре чыга. Күпме кеше бергә җыелышып, бер зур көч белән җан ата, командасын алга этәрергә тырыша.

Трибуналарда каршы як фан-секторлар, ә бозда хоккейчылар арасында көрәш барса да, көндәшлек шунда кала. Матчта икенче алканы керткән «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров уеннан соң оештырылган пресс-конференциядә ни өчен голын бәйрәм итмәгәнен аңлатты. «Теләмәдем. Үземнең элекке командама каршы уйнадым бит, хөрмәт булырга тиеш», — диде ул. Александр Бурмистров 2018-2020нче елларда Уфа өчен уйнады.

«„Яшел дерби“ миңа кызулыгы, командаларның ахырга кадәр көрәшүләре һәм эмоцияләре белән ошый»

Әлеге матчта яраткан командалары өчен җан атучылар белән дә аралашып алдым. «„Яшел дерби“ миңа кызулыгы, командаларның ахырга кадәр көрәшүләре һәм эмоцияләре белән ошый», — диде Уфа командасы фан-секторында утыручы Дамир Мостаев. Ул «Салават Юлаев» өчен биш яшеннән җан ата һәм Казанга алтынчы тапкыр килгән.

«Ак Барс» — «Салават Юлаев» уенын беренче тапкыр Казан бозында күзәтергә килүчеләр дә бар иде. Александр Подуражный һәм Алинә Журавлёв шундыйлардан. «Шәһәрне дә карап өлгердек, бик ошады», — дип бүлеште алар. Кунакларга шәһәребез ошаган булса, миңа аларның «Зур хоккей» дип язылган маскалары ошады.

«Ак Барс» фан-секторына да беренче тапкыр килүчеләр бар иде. «Миңа монда ошый, тагын килергә телим. Фан-секторда булу күңеллерәк», — диде Зифа Хәкимова.

Рәмис Таҗетдинов инде биш ел дәвамында «Ак Барс»ның фанатлар секторы вәкиле булуын әйтте. Ул бөтен күңеле белән Казан командасы өчен җан ата. «Хоккейны буш вакытта гына түгел, гел карарга яратам. Эшләсәм дә, хоккей минем өчен беренче чиратта», — диде ул.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Мин кычкырмыйм, шыпырт кына кул чабып утырам»

«Ак Барс» өчен җан атырга татар эстрадасы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның тормыш иптәше Эльмира килгән иде. «Буш вакытта спорт чараларына йөрергә тырышабыз. Хоккейга, футболга йөрибез. Үзебезнекеләр өчен җан атабыз», — ди ул.

«Җан атканда кычкырасызмы, әллә тавышны сакларга тырышасызмы?» — дип сорагач, «Мин кычкырмыйм, шыпырт кына кул чабып утырам», — дип җавап кайтарды җырчы.

Уен барышы

Беренче периодның унсигезенче минутында исәп ачылды. «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Галимов, берүзе көндәшләрен алдап, Уфа командасы капкасына гол кертте (1:0).

Икенче период. Уналтынчы минутта «Салават Юлаев» хоккейчысы Андрей Зубарев җәрәхәтләнеп бозга егылды. Аның башына бәргәне өчен «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафоновка биш минутлык штраф бирәсе һәм аны уен ахырына кадәр бозга чыгу мөмкинлегеннән азат итәсе иделәр. Хөкемдарлар видеокабатлау карады һәм «Ак Барс»ны бары тик ике минутка азчылыкта калдырдылар. 

Бу азчылыкта да Казан командасы хоккейчылары алка кертүгә якын иде, тик Уфа уенчылары кискен һөҗүмнән сакланып калды. Дмитрий Воронков һәм Евгений Лисовец сугышып та алды, период ахырына ике минут калганда, икесен дә штрафчылар эскәмиясенә утыртып куйдылар.

Өченче периодта «Салават Юлаев» уенчысы Павел Коледов «Ак Барс» хоккейчысы Даниил Тарасовның башына бәргәне өчен ике минутлык штраф алды. Период ахырында Уфа командасы капкасын буш калдырды һәм алтынчы мәйдан уенчысын чыгарды, шул вакытта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров буш капкага гол кертте (2:0).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Бобков (Әхтәмов);

Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;

Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Юдин — Журавлёв;

Уил — Сафонов — Воронков, Лямкин — Адамчук;

Тарасов — Линдхольм — Петров, Кателевский — Рукавишников.

«Салават Юлаев»

Метсола (Шарыченков);

Гранлунд — Маннинен — Хартикайнен, Мөхәмәдуллин — Ларсен;

Шмелёв — Кадейкин — Кулёмин, Науменков — Коледов;

Плэтт — Хохряков — Башкиров, Панин — Зубарев;

Алалыкин — Картаев — Лукин, Лисовец — Бирюков.

«Ак Барс» киләсе уенында Минск шәһәренең «Динамо» командасына каршы көрәшәчәк. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда 5 октябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100