Яшь җырчы Айдар Рәкыйповны Барс Медиа белән сүзгә керткән клип чыкты
Хәтерләсәгез, июль аенда Айдар Рәкыйров Барс Медиа компаниясен клип төшерә белмәүдә гаепләгән иде
- 2017 елның 15 сентябрендә Барс Медиа компаниясе белән килешү төзедек. Шул ук көнне тиешле сумманы чыгарып бирдем. Ике көн үткәч эшне башлап җибәрдек. Килешү буенча, алар миңа клипны 30 көн эчендә, ягъни 1 айдан соң әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Бер ай көттем, ике ай, өч... әле дә көтәм. Алар миннән тизрәк котылу өчен өч тиенлек клип җибәрәләр. Алар җибәргән клипның сыйфаты миңа ошамый. Әзер клип һаман юк. Документаль рәвештә клипны кайчан кулыма тапшырырлар, билгесез, - дип сөйләгән иде ул вакытта. - Бүген клипны кулыма тапшырдылар, - дип хәбәр итте җырчы. Алмаз һәм Айдар Юнысовларның сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән "Син, син, син" җырының клибын сезгә дә тәкъдим итәбез һәм фикерләрегезне көтеп калабыз.