Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ярымлык кызны балалар бакчасында тешләп җәрәхәтләгәннәр

Уфадагы шәхси балалар бакчасына йөргән кыз җитди тән җәрәхәтләре алган.

news_top_970_100
Яшь ярымлык кызны балалар бакчасында тешләп җәрәхәтләгәннәр
Кызны әнисе шәхси балалар бакчасына йөрткән, чөнки мондагы тәрбиячеләр яхшырак карыйлар дигән фикердә булган. Хәзер ул кызын анда йөрткәненә үкенеп бетә алмый. Ул кызының җәрәхәтләрен телефонына төшереп алган һәм аны "Вся Уфа" телеканалы журналистларына күрсәткән.

Кызның бите бәрелгән була, баш мие селкенгән, өстәвенә бөтен тәне тешләнгән була. Тәрбияче әйтүенчә, балалар уйнаганнар. Кыз уенчык самолет өстенә бите белән егылган, ә калган балалар аның өстенә өелгәннәр. Битенең көйгәнен шушының белән аңлатып булса, ә тәне тешләнгәнен ничек аңларга, дип гаҗәпләнә баланың әнисе. 

Бу вакытта балалар белән булган тәрбияче эшеннән киткән. Ә бакчаның җитәкчесе тәрбиячене гаепле дип белдергән. 

Бу шәхси бакча гадәти фатирда урнашкан. Айлык түләү - 11 мең ярым сум. Баланың әнисе полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена. Бакчаны прокуратура тикшерә башлаган инде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100