Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әти кеше нәни баласын елаган өчен буып үтергән

23 яшьлек ир-ат хатынын да, яшь ярымлык баласын да гел кыйнап торган.

news_top_970_100
Яшь әти кеше нәни баласын елаган өчен буып үтергән
https://pixabay.com

Кырымда әти кеше нәни баласын елаган өчен буып үтергән. Аннары ир-ат җинаятен бәхетсезлек очрагы итеп күрсәтмәкче булган. Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Яшь ярымлык бала мәетен Бакчасарай шәһәрендәге йортта тапканнар. Тышкы яктан караганда балада көч кулланып үтерү билгеләре булмый. «Шулай да медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча баланың буып үтерелүе ачыкланды», диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү белешмәсе буенча, алдагы көнне әти кеше баласын елаган өчен кыйный, почмакка бастырып куя. Аннары ир-ат үтерүдә гаебен танып гариза яза. 

«Ир-ат спиртлы эчемлекләр белән мавыга, ул баласын һәм хатынын даими рәвештә кыйнап тора. Баланы үтергәч, „кыз мичтән чыгып торган ис газы белән агуланды“ дигән версия уйлап таба. Ул хатынына янап, шушы версияне расларга күндерә», — дип аңлатканнар ведомствода.

Хәзер 23 яшьлек әти кешене тоткарлаганнар. Шулай ук профилактика хезмәтләрендәге вәкаләтле вәкилләрнең эшчәнлегенә дә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100