news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь әти өч баласы һәм хатыны булган өйгә ут төрткән, нәни малайлар һәлак булган

Ир хатынын күрше белән хыянәт итә дип уйлаган.

news_top
Яшь әти өч баласы һәм хатыны булган өйгә ут төрткән, нәни малайлар һәлак булган
https://epp.genproc.gov.ru/web/proc_38

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир-ат хатыны белән талашкан. Шуннан соң ул өч баласы һәм хатыны булган өйгә ут төрткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 5 февральдә Тимирязев авылында була. Бу көнне ир исерек килеш йөри. Ул хатынын күршесе белән хыянәт итә дип саный. Шуңа күрә өйгә ут төртә.

2018 һәм 2020 елда туган малайлар урында ук үлә, 30 яшьлек хатынны һәм алты айлык сабыйны хастаханәгә илтәләр.

28 яшьлек ир-ат башта качмакчы була, тик аны тиз арада тоталар. Хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Качуг районы прокуратурасы 2 һәм 4 яшьлек малай үлемен буенча эшне тикшерә, урынга район прокуроры да барган. Бу турыда Иркутск өлкәсе прокуратурасы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар