Яшүсмерләр унике яшьлек кызга ут төрткән
Урамда йөргән балаларга яшүсмерләр төркеме һөҗүм иткән.
Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә яшүсмерләр төркеме 12 яшьлек кызның башлыгына ут төрткән. Кыз баланың бите пешкән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Кыз белән бергә аның дусты да имгәнә. Бу малай кыз баланы якламакчы була. Аны да яшүсмерләр төркеме кыйнап ташлый.
Тикшерү комитеты хәбәре буенча, Волхов шәһәре хастаханәсенә 12 яшьлек малай һәм кызны китергәннәр. Кызның бите пешкән, малайның күкрәк читлеге имгәнгән. Хәзерге вакытта бу эш белән тикшерүчеләр шөгыльләнә.
«Башлангыч мәгълүматлар буенча, 29 гыйнвар кичендә Волхов шәһәре урамнарының берсендә билгесез яшүсмерләр кызның башлыгына ут төртә. Кыз белән бергә баручы малайга берничә тапкыр сугалар», диелгән ведомство хәбәрендә.
Ведомствода ачыклык керткәнчә, кызның бите беренче дәрәҗәдә пешкән. Кыз травматология бүлегендә дәвалана. Имгәнгән кызның сәламәтлеге уртача авырлыкта дип бәяләнә. Малайның күкрәк читлеге имгәнгән. Аны табиблар караган һәм өенә кайтарып җибәргәннәр.