Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер малай авыл мәктәбенә пычаклар, балта, канистра белән бензин алып килгән

Укытучылар алдында малай авызына билгесез матдә салган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.

news_top_970_100
Яшүсмер малай авыл мәктәбенә пычаклар, балта, канистра белән бензин алып килгән

Волгоград өлкәсенең Даниловский районында урнашкан бер авылда сигезенче сыйныф укучысы мәктәпкә пычаклар, балта, канистра белән бензин алып килгән. Шуларның барысын да партага чыгарып куйган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Ир-ат укытучы тиз арада хезмәттәшләрен чакырып китергән. Укучыны мәктәп директоры янына алып киткәннәр. 

Олылар алдында яшүсмер нидер ашаган. Агуланды дип шикләнеп, укучыны хастаханәгә озатканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмер укытучылар алдында күсе агуы кабул иткән. Хастаханәдә аның ашказанын юдыртканнар. Хәзер аның гомеренә берни дә янамый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Яшүсмернең сыйныфташлары бертавыштан аны яклый. Ул бераз шаккаттырырга һәм куркытырга гына теләгән дип әйтә.

Бу хәлне ведомствоара комиссия тикшерә. Яшүсмер кем беләндер конфликтка кергән булуы ихтимал. Ул әнисе белән генә яши, гаилә яхшылар рәтендә. Малай балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә тормый, дип язылган РИА Новости хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100