news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер кызны лифтта көчләгән адәмгә нинди җәза бирелгән?

Яшүсмер кызны лифтта көчләгән адәмгә нинди җәза бирелгән?

news_top
Яшүсмер кызны лифтта көчләгән адәмгә нинди җәза бирелгән?
Казанның Мәскәү районы суды 15 яшьлек кыз балага карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган 50 яшьлек адәмне гаепле дип табып, 6 елга катгый таләпле колониягә җибәргән. Бу хакта "Татар-информ" яза. 

"2018 елның октябрендә Ибраһимов проспектындагы йортларның берсендә подъезда бу ир-ат балигъ булмаган кызга янап һәм куркытып, сексуаль гамәлләр кылган. Суд аның гаебен раслады", - дигәннәр судның матбугат хезмәтендә.

Баласына яман ниятле ир-ат бәйләнүен полициягә кызның әнисе хәбәр итә. Баланың мәктәптән кайткан чагы була. Кыз лифтка керүгә, ир-ат аңа бәйләнә башлый. Полиция әлеге факт буенча җинаять эше кузгата һәм, күзәтү камераларындагы язмаларны карап, җинаятьчене тоткарлый. Хөкем ителгән ир-ат гаебен өлешчә генә таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар