Яшүсмер егет әтисе һәм әбисенә пычак белән ташланган: ата кеше реанимациядә
Егетне "Савиново" полиция бүлегенә алып киләләр.
Алексеевск районының аграр көллиятендә укучы 17 яшьлек егет үзенең әбисенә һәм әтисенә пычак белән ташланган, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.
Алексеевск районында яшәүче егет Казандагы туганнарына берничә көнгә кунакка килә. Ызгыш чыга, яшүсмер егет 51 яшьлек әтисенең күкрәгенә пычак белән кадый һәм 81 яшьлек әбисенең битен кисә.
Ике зыян күрүче дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, ә яшь егетне кулга алалар һәм "Свиново" полиция бүлегенә алып киләләр. Полиция хезмәткәрләре егеттә канга буялган пычак таба.
Конфликтның сәбәбе билгеле түгел.Хәзерге вакытта егетнең әтисе авыр хәлдә реанимациядә ята, ә олы яшьтәге ханымны реанимациядән нейрохирургия бүлегенә чыгарганнар, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына №7 хастаханәнең матбугат хезмәтендә.