Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер егет резервуарга төшеп китәч, оператор бетон болгаткычны эшләтеп җибәргән

17 яшьлек үсмер бик күп төрле имгәнүләр алып, һәлак булган.

news_top_970_100
Яшүсмер егет резервуарга төшеп китәч, оператор бетон болгаткычны эшләтеп җибәргән
Уфада 17 яшьлек үсмер егет бетон болгата торган урында эшләгән. Узган елның сентябрендә ул җиһаз резервуары эченә төшеп, тиешле эшләрен башкарган. Шул вакытта оператор бетон болгаткычны эшләтеп җибәргән. Бу фаҗига турында "Башинформ" хәбәр итте.

Оператор үз гамәлләренең куркынычсыз булында инанмыйча, эшен башлаган. Яшүсмер бик күп төрле имгәнүләр алган һәм фаҗига урынында ук үлгән.

Һәлак булган егет тә, оператор да рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булган. Алар куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән дә танышмаган. Җиһазда тавыш сигнализациясе дә ватык булган.

Быел, фаҗигагә бер ел узгач, прокуратура суд тәртибендә эшне тикшерү органнарына җибәргән. Компания директорына карата җинаять эше ачылган. Тикшерү барышын күзәтчелек органы контрольдә тота.

Фирманы һәлак булган егет гаиләсенә акчалата компенсация түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Куркынычсызылык кагыйдәләрен үтәмәгән компания хезмәткәренә карата гаепләү карары чыгарганнар. Аны бер ел да өч айга төрмәгә утыртканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100