news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер егет бассейнда батып үлгән

24 сентябрь көнне кич, Яр Чаллы шәһәрендәге "Альботрос" бассейнында 17 яшьлек егет батып үлә. Бу факт нигезендә Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты тикшерү уздыра, дип хәбәр итә ТР Тикшерү комитеты.

news_top
Яшүсмер егет бассейнда батып үлгән

Егет суга чума һәм кире чыкмый. Моны инструктор күреп ала, егетне судан чыгаралар. Егетнең эченә кан сауганлыгы билгеле була. Шәфкать туташы башкарган реанимация чараларына һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре күрсәткән ярдәмгә карамастан, егетне коткарып кала алмыйлар. 

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. Егетнең гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар