Яшүсмер баланың чалбар кесәсендә телефон шартлаган
Баланың күкрәк читлеге, корсагы, бот араларында тән тиресе пешкән.
Кыргызстанның
Бәхетсезлек очрагы 24 ноябрьдә Тонский районында була. Баланың күкрәк читлеге, корсагы, бот араларында тәне икенче дәрәҗәдә пешә. Бу турыда агентлыкка Кыргызстанның Сәламәтлек министрлыгында әйткәннәр.
«Тонский хастаханәсенә 14 яшьлек малайны китерәләр. Чалбар кесәсендә телефон шартлап, бала травма алган», — дигәннәр министрлыкта.
Хәзерге вакытта яшүсмернең хәле даими катлаулы дип бәяләнә.
Кыргызстанның