Яшүсмер бала белән араң бозылмасын өчен, нинди сүзләр әйтергә ярамый?
Әти-әниләрнең һәм яшүсмерләрнең теләкләре туры килми, ә ахырда барысы да канәгатьсез булып кала. Психолог Ирина Беляева үз балаң белән ничек мөнәсәбәтләрне бозмаска, зурларга һәм яшүсмерләргә бер-берсен аңлау ни өчен авыр икәнен аңлата.
Ни өчен шундый кадерле, якын кеше кинәт кенә чит-ятка әйләнә, ни өчен ул дорфа сөйләшә, юк-бар өчен кабынып китә, бүлмәсен җыештырмый һәм төнге икедә әнисе шалтыратканда телефонын алмый башлый? Әле күптән түгел генә ул энциклопедияләр алып укый, робототехника түгәрәгенә йөри һәм укытучылары аны күккә чөеп мактый иде. Ә бүген инде ул ишекне шапылдатып ябып чыгып китә, «сез аны бөтенләй аңламыйсыз һәм беркайчан да аңламаячаксыз» дип белдерә, аралашырга һәм укырга теләми.
«Нәрсә эшләргә икәнен үзем яхшырак беләм»
12-16 яшьлек үсмерләр еш кына бар нәрсәне дә беләбез һәм моны олыларга караганда яхшырак аңлыйбыз дип уйлый. Һәм, әлбәттә инде, алар бәйсезлеккә омтыла. Ә бәйсезлекнең беренче билгесе — ышаныч. «Кайчан дәресләрне әзерләргә, кем белән дус булырга, кайчан йокларга ятарга һәм нәрсә кияргә икәнен үзем дә хәл итә алам». Әйе, яшүсмерләрнең дә зурлар ия булган хокукларга ия буласы килә, ә менә алар өчен җаваплылык азрак булырга тиеш.
Әти-әниләр балаларның мавыгучан булуын һәм ахырын уйлап тормауларын белә. Шуңа күрә аларга ярдәм итәргә, контрольдә тотарга тели. Балалары өчен файдалы булсын дип.
«Трай тибеп йөргәнче, укысаң әйбәтрәк булыр»
Яшүсмерләр нәзберек, алар бу вакытта үзләрен табарга, танырга тели. Бу эзләнү төрле юнәлештә бара: мин кем? Акыллымы мин, наданмы? Матурмы яки бик мактанырлык түгелме? Кыюмы, куркакмы? Сәяси карашларым нинди? Сексуаль ориентация? Тормыш принциплары? Ә бәлки мин ул кадәр үк яхшы кеше түгелдер? Ә бәлки мине беркайчан да беркем дә яратмас? Һәм аннан да начаррагы: мин чынлыкта үземнең нинди булуымны бөтенләй дә белә алмам?
Үз-үзеңә ышанычны югалтырлык сәбәпләр җитәрлек инде монда. Бу чорда кешене нинди булуына карамастан кабул итә белергә кирәк. Бу бик мөһим. «Кабул итү» феномены яңа туган балалар өчен генә тагын да әһәмиятлерәк булырга мөмкин, чөнки туганнан соң, дөньяга ышаныч нигезе формалаша. Ә яшүсмер чорда икенче тапкыр туу була — рухи яктан, бу энергияне күп таләп итә торган нәрсә.
Тагын берничә елдан баланың тулысынча үсеп бетәчәген — укырга китәчәген, эшләячәген үз тормышын корачагын әти-әниләр аңлый. Алар үз тырышлыкларының нәтиҗәсен күрергә, нәрсә килеп чыкканын аңларга тели. Әти-әниләр баланың киләчәге өчен кайгыра — үзе сайлаган вузга керер, аның тирәсендә гел яхшы кешеләр генә булыр, ә үзенең намусы чиста торыр дигән ышаныч кирәк аларга. Әти-әниләр һәрвакыт үзләре көткән, күрергә теләгәнне әйтеп, таләп итеп тора, хәер, алар балаларын ничек бар, шулай яратулары аңлый. Ә балалар бу хакта белми һәм әти-әниләренең яратуына ышанмый.
«Син мине тыңламыйсың, бөтенләй аңламыйсың!»
Яшүсмерләр өчен дөнья алар тирәсендә генә әйләнә кебек тоела һәм тирә-якларындагы беркемне дә ишетми диярлек. Әмма башкаларның аларны ишетүе мөһим. Шуңа без яшь чакта барыбыз да нидер иҗат итәбез — шигырь язабыз, рәсем ясыйбыз, музыка язабыз, үзебез турында әйләнә-тирә дөньяга ни дә булса аңлатырга омтылабыз. Безне тыңламаулары, ишетмәүләре, санга сукмаулары, безнең кыйммәтләр белән кызыксынмаулары тирән яра сала. Балаларның әти-әниләренә булган иң киң таралган моң-зары: «Алар мине ишетми, кире кага, алар минем фикергә колак салмый. Кызыксынуларымны санга сукмый, алар мине аңлый алмый».
Ә әти-әниләр еш кына көчсезлектән балаларына тәртип буенча нотык укуларын дәвам итә, гел-гел бер сүзне кабатлап тора. Тәмәке тарту, алкоголь куллануның зарарлы, әти-әнигә кычкыруның әдәпсезлек икәнен, вәгъдә иткән бер сәгать урынына төне буе йөрүнең начар икәнен 14 яшьтә беркем дә җитди кабул итми. Үзләренең киләчәге имтихан нәтиҗәләренә бәйле булуын да (бу фикер дә дөрес түгел) алар беренче сыйныфтан ук белә инде. Бер үк кагыйдәләрне гел-гел кабатлап торудан мәгънә юк, сезнең моның өчен ун елыгыз булды һәм бала моны аңларга өлгерде, ә хәзер баланы тыңларга вакыт җитте.
«Миңа нәрсәгә кирәк бу?»
Яшүсмерләр: «Болар барысы да нәрсә өчен?» - дигән сорауга җавап эзли. Культурологлар, антропологлар, философлар да кешенең хайваннардан аермалы буларак рефлексиягә һәм мәгънә эзләүгә сәләте булуын сөйли. Шул исәптән без ни өчен яшибез дигән сорауга да җавап эзлибез. Моның чишелешен эзләү берничә чорда була — аларның иң мөһиме яшүсмер вакыт. Эзләнгән вакытта без бернинди дә мәгънә булмавына төшенәбез яки үз тормышыбыз, психикабаыз һәм сәламәтлегебез белән төрле тәҗрибәләр ясый башлыйбыз. Яшүсмер кая барам, ни өчен яшим, нәрсә ул яхшылык һәм начарлык кебек глобаль сорауларга җавап эзли.
Әлбәттә, әти-әниләр балаларының киләчәге өчен борчыла, мәктәптәге имтиханнар кебек «баналь нәрсәләр» турында гел тукып тора. (Әлбәттә, бу баналь түгел. Әмма беркем дә БДИдан мәктәп укучысы курыккан кебек курыкмый. Аларның куркуларын арттырырга кирәкми).
«Иртәгә нәрсә булуы миңа мөһим түгел»
Яшүсмер өчен бүгенге көн генә бардыр кебек тоела. Әгәр ул кыз иртәгә очрашуга килмәсә, нишләргә? Әгәр бүген аның шигырен, фәнни проектын беркем дә бәяләмәсә, укытучы мактамаса, карьера турында уйлаудан ни мәгънә бар соң? Һәм 25 яшьтән соң яшәү бармы?
Тормыш тәҗрибәсе туплаган әти-әниләр аңлый: әгәр ул кыз иртәгә очрашуга килмәсә, уллары икенче көнне башканы очратырга мөмкин, ә 25 яшьтән соң гадәттә шигырьләр язмыйлар, ә менә яхшы белем алу мөһим. Күпмедер дәрәҗәдә бу дөрес тә. Әмма балаларның бар борчуы бары тик гормоннар һәм тәҗрибә җитмәү аркасында булуына ышансаң да, моны кычкырып әйтергә ярамый.
«Сез миңа беркем дә түгел»
Яшүсмерләр әти-әниләреннән читләшергә тырыша. 11-12 яшькә кадәр кеше якыннары, әти-әниләре, укытучылары белән элемтә аркылы үз-үзен танып белә. Бу чор «мин — көзге» дип атала, чөнки без башкаларның безгә булган мөнәсәбәтен чагылдырабыз. Соңрак «көзгеләрне вату», ягъни чынлыкта нинди булуыңны аңларга тырышу чоры башлана. Моның өчен баштарак синең тирәдә булган кешеләрдән читләшергә, әти-әнидән, аларның кыйммәтләреннән һәм абруеннан качарга кирәк.
Әти-әниләр күпмедер вакытка кадәр балалары өчен «Аллага» тиң булуларына күнеккән, ә җиде яшьтән соң бу «аллалык» кими, әмма хөрмәт һәм ярату кала, шуңа күрә аларга балаларының читләшүен кабул итү бик авыр. Чынлыкта исә ярату беркая да юкка чыкмый. Кешене кайтару җиңел, үз яныңда тотмасаң да, кире кайтарырга әзер булырга кирәк.
Балалар һәм әти-әниләр арасында вакыт, «буыннар төрлелеге» киртә түгел. Әмма төрле кешеләр бер-берсенә ярдәм итә ала. Яшүсмерләр яңа караш бирә ала, ә әти-әниләр бу яшьтәге кризисны җиңеп чыгарга зирәклек һәм рухи көч, ышанычлы тыл бирә ала. Уку өчен ниндидер тәҗрибәле, җаваплылыкка өйрәтә ала торган кеше кирәк.
Ә яшүсмерләр үзләре бер-берсен чынлап кызыксындырмый, үзләренең шау-шулы зур компанияләрендә алар чын-чынлап ялгыз. Әйе, мәңгелек мәхәббәткә вәгъдә бирергә, бергәләп өйдән качарга була, әмма ул бу очракта үз бурычларын һәм проблемаларын гына хәл итә. Яшүсмергә чынлыкта аны ярата торган олы кеше кирәк, ихластан аның белән кызыксына, ярата торган, ачык кеше кирәк аңа.
Яшүсмер белән ничек якын мөнәсәбәтне сакларга?
1. Исегездә тотыгыз, олы кеше — ул сез. Һәм баланың чиктән ашкан эмоцияләрен бары тик тынычлык һәм аек акыл белән генә җиңә алачаксыз.
2. Сөйләүдән туктап, аны тыңлый башлагыз. Игътибар белән тыңлау улыгызны яки кызыгызны күбрәк белергә генә түгел, ә балада үзегезгә карата яхшы мөнәсәбәт уятырга да ярдәм итә.
3. Яшүсмернең шәхси чикләрен хөрмәт итегез. Һәм үзегезнең шәхси чикләрне дә билгеләгез. Әгәр балагызның бу чикләре кайда башланып кайда беткәнен белмисез икән — аның белән бу хакта фикерләшү өчен менә дигән вакыт.
4. Аның кызыксынуларына игътибарлы булыгыз. Әгәр фанат түгелсез икән, компьютердагы яңа уен белән сокланырга кирәкми, әмма яраткан кешегезне кызыксынып һәм игътибар белән тыңлау файдалы.
5. Уртак эшләр, традицияләр уйлап чыгарыгыз: гаиләгез белән уздыра торган вакытыгыз булсын. Әтинең һәм әнинең бала белән бергә калырга вакыты булырга тиеш. Бу сезнең хисләрегез, уй-фикерләрегез, борчуларыгыз белән ихлас бүлешү мизгеле булырга мөмкин.
6. Сирәгрәк тәнкыйтьләгез. Юк, бөтенләй тәнкыйтьләмәгез. Балагызның өстенлекләрен һәм казанышларын эзләгез һәм күрсәтегез.
7. Проблеманы хәл итү юлларын гаилә советында эзләргә кирәк. Баланың проблемалары турында гына фикерләшергә димәгән, авырлыклар зурларда да килеп чыга, ә балалар кайвакыт бик яхшы киңәшләр биреп куярга мөмин.
8. Гаиләдәге һәр кешенең өйдәге вазифаларын төгәл билгеләгез. Кеше үзеннән ниләр көтүләрен белергә һәм моңа башта ук риза булырга тиеш.
9. Янәшәдә булыгыз, ярдәм итегез.