Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова: «Бертуктаусыз мәхәббәт хисе кичерәм»

Аның шигырьләре беркадәр сәерлеге, сихрилеге һәм рәхәтлеге белән аерылып тора. Яшь буын иҗатчысы һәр кеше сәләтле, ә сәләте булган бар кеше дә яза ала дип саный. Ул һәрвакыт мәхәббәт хисен кичерә. Аның фикеренчә, шигырь язу хобби була алмый, ул — тулаем зур хезмәт.

news_top_970_100
Яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова: «Бертуктаусыз мәхәббәт хисе кичерәм»
Салават Камалетдинов

«Сәләтне кеше үзе тудыра»

Миләүшә, ничек итеп шигырь яза башладың? Шигырь язу сәләте синдә бар идеме? Ул тырышлык нәтиҗәсеме, яисә Аллаһы Тәгалә тарафыннан биреләме?

Әти-әни, мин сөйләшергә өйрәнгәч үк, машинаның арткы утыргычында басып, юл буе озын такмаклар әйтеп барганмын дип сөйли.

Бабаемны искә аласым килә. Аның ике аягы юк иде, шуңа мине коляскасына утыртып йөртте. Бертуктаусыз әкият укый иде ул миңа, ә мин гел тагын укырга куша идем. Шуңа һәрчак уйланырга — тема, күз алдында йөртергә образлар булды.

Башлангыч сыйныфта укыганда шигырьләр дәфтәрем булганы хәтердә. Анда иң гади темаларга языла иде инде: әни, әби, бабай, мәктәптәге дуслар. «Көмеш кыңгырау»дан күрепме икән, карале, сүзләр тезеп, шигырь язып була икән бит, дип язылды инде ул шигырьләр. Юка гына, рәсемле дәфтәр икәнлеге истә. Макулатура арасыннан таба алмадым, ихтимал, ул югалгандыр, йә үзем, оялып, юкка чыгарганмын микән — белмим…

Беренче тапкыр шигырь язганда рифмалар белән уйнап кына утыра идем. Унике-унөч яшьләр булгандыр. Ask.fm дигән платформа бар, анда син аноним сорауларга җавап бирәсең. Шунда бер кеше белән русча языша идек. Ул миңа кайчак «шул-шул темага шигырь яз әле», дип сорау җибәрә иде. Ә мин нәрсә телгә килә — шуны рифмага салам. Ул «шигырь»ләрдәге вакыйгалар мантыйкта кереп урнаша иде үзе, әмма алар барыбер рифма өчен генә туды.

Бервакыт рус теле һәм әдәбияты укытучысы шигырьләреңне алып кил әле, диде. Күрсәттем. Тузга язмаган иделәр. Ә аңа кайберләре ошады. Ниндидер конкурска җибәрде, ахрысы…

Бер төнне «йолдызлардан ботка пешерәм» дип шигырь яздым. Күп булса, тагын икене язганмындыр ул елны. Ике елдан шигырьләрне татар теле һәм әдәбияты укытучысы сорады инде. Шул ботка турындагы шигырь «Глаголица» бәйгесендә җиңеп чыкты. Өч ел дәвамында ел саен шунда катнаштым. Рифат Сәлах һәм Роберт Миңнуллин белән таныштым, алар белән, рус телендә язучы яшь шагыйрьләр белән бик күп аралаштым.

Рифма булса, җиткән, ул шигырь санала, дип уйлый идем бит инде. Әмма юк икән! Андагы шагыйрьләр минем шигырьләрне сайлап алып анализладылар, шигырьдә нәрсә булырга тиешлеген аңлаттылар. Һәм миндә шигырьгә бөтенләй башка, җитди караш барлыкка килде: саклык белән карый башладым.

Минем уйлавымча, беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләдән матурлыкны күрә белү һәм чама хисе бирелә. Йә булмаса, тынгылык бирми торган бәйләнчек бер уй, идея. Мин аны үзеңне кызыксындырырга этәрә торган көч дип тә әйтер идем. Аллаһка сылтарга кирәк булганда, Аны сәләт бирмәвендә түгел, шушы өчесенең һәммәсеннән дә мәхрүм итүендә гаепләргә кирәк. Бөтен сәләтләр шушылардан килеп чыга дип уйлыйм. Без сәләтле дип атаган кешеләр шушыларның кайсынадыр, йә барысына да ия булганга сәләтле. Кеше нәрсәнедер үзенә кирәк дип тапса, һәр эшкә өйрәнә ала. Сәләтне ул үзе тудыра. Сәләтле кеше бар нәрсәгә дә сәләтле, диләр бит. Бер өлкәдә сәләтен ачкан кеше үзендә бик күп сәләтләр ача ала.

«Үзеңдә кайтаваз уятмаган нәрсәне шигыреңә кертү гадел түгел»

Разил Вәлиев бер интервьюсында болай дигән иде: «Һәр шагыйрь, теләсә, проза әсәрен яза ала. Әмма һәр язучы да шигырь яза алмый». Бу сүзләр белән килешәсеңме? Никадәр дөреслеккә туры килә ул?

Минемчә, һәр кеше теләсә кайсы эшне башкара ала. Кешенең аны үзе өчен кирәк дип табуы гына зарур.

Разил абыйның фикерен мин үземчә болай дип аңлыйм: проза язучыга таләпләр башкарак һәм алар кимрәк. Өстәвенә, шигырь язганда син кыска гына текст эченә күп әйберне сыйдырырга тиеш. Шуның аркасында язу барышында да, текстның үзендә дә киеренкелек зуррак була. Бәлки, гел проза гына язган кешегә шигърияткә күчүе, үзен кырысрак кысаларга кертеп утырту кыендыр.

Белүемчә, син «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә дә катнаштың, җыр иҗат иттең. Җыр язуның шигырь язуга караганда нинди аермасы бар? Кайсын язу җиңелрәк?

«Безнең җыр»га килгәндә, анда язу җиңел булды. Мин композитор Гөлнара Тимербулатова һәм җырчы Илүсә Хуҗина белән бер төркемгә эләктем. Алар нинди җыр кирәклеген, текстта нәрсә булырга тиешлеген, нәрсә белән чикләнергә икәнен төгәл әйттеләр.

Беренче күрешкәндә үк Гөлнара бик җитди кеше булып тоелды, ә Илүсәне мин белә идем, һәрвакыт аңа сокланып карыйм идем. Мин үземә карата бик таләпчән кеше, ә бу очракта ул таләпчәнлеккә алар алдындагы җаваплылык та өстәлде. Әйе, язуы шактый кыен бирелде, чөнки минем беренче җыр тексты иде бит ул! Шуңа күрә дә җыр берничә тапкыр язылды. Алай да, безгә ошады.

Соңыннан Гөлнара миңа тагын берничә тапкыр җыр текстлары сорап мөрәҗәгать итте, шулай итеп, балалар өчен дә җырлар туды.

Җыр язуда нәрсәсе җиңел? Син нәрсә язарга кирәклеген беләсең. Икенче яктан, мин гел кеше өчен язам дип уйлыйм. Бу очракта мин Гөлнара өчен генә яздым дип уйладым. Аның ничек тойганын яхшы аңладым. Ә берсендә ул миңа әзер көй җибәрде. Миңа шундый-шундый кәеф кирәк, диде. Ул чакта миндә дә нәкъ шул тойгы иде. Халәтләребез туры килде микән, мизгел эчендә иҗат ителде ул!

Җыр текстын язуның кыенлыгы шунда: таләп ителгән халәткә кереп китә алмасам, мин яза алмыйм. Шул ук Гөлнара Тимербулатова сораган берничә җырны әле дә яза алмый тилмерәм, чөнки ул хис миндә булмады. Үзеңдә кайтаваз уятмаган нәрсәне шигыреңә кертүне гадел түгел дип саныйм.

«Бер кеше фаҗигасе милләт фаҗигасеннән күпкә зуррак»

Хатын-кыз затыннан булган шагыйрәнең тормышы фаҗигале була, тормыш фаҗигасе аны шагыйрә буларак формалаштыра, диючеләр бар. Бу чыннан да шулаймы? Саҗидә Сөләйманова, Илсөяр Иксанова, Эльмира Шәрифуллина һәм башкаларның язмышлары искә төшә…

Син фаҗигагә нәрсәне кертәсең бит. Читтән карап фикер йөрткән кеше синең биографияңдә фаҗигане күрмәскә дә мөмкин, ә син, бәлки, ул вакытта әллә нинди фаҗигаләр аша узгансыңдыр. Бер кешенең фаҗигасе милләт фаҗигасеннән күпкә зуррак бит. Тыштан гади генә күренгән кеше үз эчендә утта яна ала. Эчтәге фаҗигаләр күпкә мөһимрәк.

Хәзер утыз-кырык яшьтә булган шагыйрәләрне уйлыйк. Алар инде шагыйрь булып формалашкан, әдәбиятка әзер шагыйрь булып кергән, аларны тагын да формалаштырасы юк. Һәм алар арасында фаҗигале язмышка дучар булганнары бик аз дип беләм.

Фаҗигаләр, тормыш тәҗрибәсе шәхесне тәрбиялидер. Ә шагыйрьлек — шәхестән генә түгел. Синең ничек һәм ни турында фикер йөртүең, карашларың шәхескә бәйле, әмма шагыйрьлек — болардан киңрәк.

Шигырь ничек языла? Әйтик, тормышында ниндидер тетрәндергеч вакыйгалар кичергән, авыр сынаулар аша үткән кеше шигырь яздым дип әйтә. Шул ук вакытта барысы да җайлангач, илһам килми әле, шигырь язылмый, ди. Шигырьне тоттың да утырып яздың ди, шулай иҗат итеп буламы?

Мин гел синус икс функциясе халәтендә яшим. Бер халәттән икенчесенә тирбәлеп. Миңа җайлы ул, чөнки алай эчтә туктаусыз ниләрдер булып тора. Бәлки, чынлап та шулайдыр, барысы да җайлангач, илһам килмидер.

Әйе, миндә дә андый мизгелләр була. Бәлки, өлкәнәйгән саен ешрак та булыр. Билгеле бер вакытта дулкыннар сизелми башлый, бер түбә икенчесеннән аерылмый, син рәхәтлек кичерәсең. Шул чакта тормышның, яшәүнең сәнгатьтән мөһимрәк икәнен аңлыйсың һәм нәрсәдер язарга ихтыяҗ булмый, шуңа күрә яза да алмыйсыңдыр.

Әйе, нәкъ син әйткәнчә, шигырьне тотасың да, утырасың да язасың. Синдә бар бит инде ул, синең аны язасың килә, әмма ул күктән ишелеп төшми. Мин сүзләрне сайлыйм. Шигырь язган саен сүзләрне төгәлрәк итеп язасы килә. Ике ел элек кенә алай итеп язмый идем, «ну, ярар инде» дип, ташламалар ясый идем. Хәзер хиснең кайсы сүз белән әйтелүе миңа бик мөһим. Кирәкмәгән артык мәгънә салмыйммы дип карыйм.

Минем өчен утырып шигырь язу — хезмәт. Моңа төгәллек белән хисләрне генә түгел, фикерне дә җиткерү керә. Кайчак мин чынбарлыкта булмаган нәрсәләрне дә язам. Проза язгандагы кебек, синдә образлар, геройлар, вакыйгалар туа, син аларны күз алдыңа китерәсең һәм шулай ук төгәл итеп теркәргә тырышасың. Миңа шул процесс та кызыклы. Әмма минем андый шигырьләрем күп түгел. Аларда вакыйга бар, анда мин үзем түгел, башка кеше кебек, һәм миңа нәкъ шуның өчен ошыйлар бугай.

«Иҗатка хобби итеп карамыйм»

Илһамны кайдан эзләргә яисә ул үзе сине эзлиме?

Миңа шигырь үзе бер генә тапкыр килде. Ул исәпләп булмаслык бәхетле вакытымда иде. Миндә киеренкелек булмады. Бервакыт иртәнге дүртләрдә уяндым, шигырьне яздым да куйдым. Ул шигырь миңа нык ошый. Башка бер тапкыр да кабатланмады ул халәт.

Бәлки, мин хәзер чын шигърият белән шөгыльләнмимдер дә, бәлки, чыннан да, фаҗигаләр кирәктер? Кем белә инде аны… Мин әйтә алмыйм, чөнки тормышымда бер генә дә фаҗиганең булганы юк. Бөтенесе эчтә.

Дөресен әйткәндә, мин үземне тәртипкә китереп, көйләп торам. Андый фаҗигаләрне дә булдырмаска тырышам. Шуңа күрә шигырьләрне миндә фаҗигаләр тәрбияләми, ахрысы. Чынлап, минем эчтә нидер була, әмма ул фаҗига түгел.

Синус икс йә косинус икс функциясе дип атадым бит инде үземне. Функциянең түбәсенә якынлашканда синең эчтәге халәтең арта, көчәя башлый, син үзеңне уңайсыз тоясың. Кая барганыңны аңламыйча, нишләргә белмичә каласың, икенче түбәгә барып җиткәнче күпме вакыт бар икәнлеген белмисең… Үсәр-үсәр дә өзелер шикелле ул функция. Үзеңне кая куярга белмисең, шул халәтне бүлешәсе килә, функцияне бөгәсе килә… Һәм утырып шигырь язасың.

«Керем булмаса, шигырь язып булмый. Ул очракта шигырь язу хоббига әйләнә. Шигырь язып кына тамак туйдырып булмый», — дигән фикерне дә ишетергә туры килде. Синең өчен ул хоббимы? Шигырь язып кына яшәп буламы?

Иҗатка мин берничек тә хобби итеп карый алмыйм, чөнки хобби — буш вакытта башкарыла торган эш. Әгәр син иҗат белән шөгыльләнәсең икән, син һәрвакыт иҗатта, син аннан бервакытта да чыкмыйсың, һәр уйлаган нәрсәң, синең яныңда булган вакыйгалар, кичерешләрең — барысы да иҗат аша үтә.

Керемгә килгәндә, бу — тормышың өчен син үзең куйган таләпләргә бәйле. Син тыйнак кына да яши аласың. Әздән дә канәгать булып, тәмен тоеп. Дөресен әйткәндә, хәзерге дөньяда җиде кат тир чыкканчы эшләмичә дә тамагыңны туйдырып була дип саныйм. Нишләп әле кечкенә генә бер йортта тыйнак кына яшәмәскә? Кечкенә генә йорт тирәсендә йорт хайваннары, кечкенә генә бакчаң бар, ди. Малың булганга күрә, үз-үзеңне туендырып торып була. Син ирекле: күпме телисең, шул кадәр яза аласың. Бу очракта ул синең буш вакытка калган шөгылең генә булмый, син эшләрнең берсен дә «бу — эш» дип эшләмисең, һәркайсы –тормышыңның бер өлеше.

Иҗатың да шунда ук: тәүлек буе гел синең белән. Син туктаусыз шигырь язып тора аласың. Бу — утопия булып тоелырга мөмкин, ләкин хәзерге дөньяда моны тормышка ашыруы бик җиңел. Әгәр дә чынлап телисең икән — эшлисең, ләкин моның өчен әһәмиятсезрәк әйберләрдән баш тартырга җитәрлек кыюлык кирәк. Мин ул кыюлыкны тапмадым әле.

«Үземне кемнеңдер укучысы дип әйтмәс идем»

Лириклык һәм символик сурәтлелеккә, детальләштерүгә, интертекстуаль бәйләнешләргә омтылыш Йолдыз Миңнуллина иҗатының үзәгендә тора, дип бәяли хәзерге заман шигъриятен галимнәребез. Синең иҗатыңда да әлеге элементлар күзәтелә дияр идем. Син үзеңне Йолдызның укучысы яисә дәвамчысы дияр идеңме?

Син әйтеп үткән әйберләрне теләсә кайсы шагыйрьдә табып буладыр. Үземне кемнеңдер укучысы дип әйтмәс идем. Стильдә охшашлык табылса да, ул үземнең куйган таләпләр аркасында гына барлыкка килгәндер. Минем шигырьне шундый итеп күрәсем килә.

Дөресен әйткәндә, мин 2018 елга кадәр татар шигърияте белән бөтенләй кызыксынмадым, аның белән бөтенләй таныш түгел идем. «Иделем акчарлагы» конкурсында катнашканнан соң кызыксыну барлыкка килде. Аннан соң татарча шигырьләрне бик күпләп һәм көн саен укый башладым. Алай карасак, хәзер, мөгаен, мин үземне Йолдыз Миңнуллинаның да, Луиза Янсуарның да, Лилия Гыйбадуллинаның да, Рифат Сәлахның да, Рүзәл Мөхәммәтшинның да һәм тагын бик күп шагыйрьләрнең шәкерте дип әйтә аламдыр.

Яңа гасыр башында әдәби мәйданга чыккан яшь авторлар иҗатында дөнья сурәтенең алмашынуы, постмодернистик алымнарның килеп керүе күзәтелә. Мондый әсәрләрдә дөньяны, яшәешне катлаулы бербөтен, театраль тамаша итеп сурәтләргә омтылу бар. Ә синең борчылуларың иҗатыңда яктыртыламы? Син аны эзоп теле белән сурәтлисеңме?

Мин эзоп теле белән язмыйм дип уйлыйм. Мин аның кирәген дә күрмим, хәзер нәрсәгә кирәк инде ул? Ниндидер серлелек өстәр өчен генә кирәк булса… Әйе, чынлап та, туры сүзне уку кызыклы түгел, кемнеңдер, бәлки, мәсьәлә чишәсе киләдер.

Шулай да яңа символлар, нәрсәләргәдер сылтамалар очрый, узган ел язылган шигырьләрдә бигрәк тә. Хәзер андый нәрсә юк кебек. Гүзәл Закирова исемле шагыйрә бар, аңа шигырьдә нәрсәдер аңлашылып бетмәү ошый. Ул минем шигырьләрдә яшерен мәгънәләр эзләргә ярата. Миңа бик ошый инде ул күренеш, хәзерге укучының яшерен мәгънә табарга омтылуы кызык миңа.

Мин шигырьләрдә дөньяга карашымны бүлешәм дип әйтә алам. Кешеләргә алар сәер булып тоела. Һәм ул, бәлки, дөньяга карашым аңлашылып бетмәгәнгәдер, чөнки шигырьләрдә аңлашылмый торган нәрсә юк кебек, ничек бар, шулай язам. Бернәрсәне дә арттырырга яисә киметергә тырышмыйм. Үзем тойган төсмерне үзгәртмим.

Язганда иң дөрес сүз эзлим, эчтәге халәтне дөрес итеп әйтеп бирәсем килә. Кешенең күзен ачарга теләп язган шигырьләр дә бар, «сез дә шулай тоя аласыз бит», дип. Әмма ул омтылыш кирәксездер. Бүгенге дөньяда карашлар бик күп һәм төрле. Шунысы кызык та. Һәр кеше үзенчә уйлый, үзенчә күз алдына китерә, шаблоннар юк. Булса да, бик аз.

Кыскасы, мин анык кына әйтә алмыйм. Стилем юк кебек. Мин эчемдә булган халәтләр турында гына язам. Минем стилем — төгәл сүзләр сайлау.

«Мин һәрвакыт мәхәббәт хисе кичерәм»

Мәхәббәткә багышлап шигырьләр язмаган шагыйрь дөньяда юктыр. Кайберәүләрнең мәхәббәт утларында янып яисә җавапсыз мәхәббәт кичереп, сагышлы, моңлы шигырь юллары туа. Ә синең иҗатыңда мәхәббәт әле урын алдымы? Син мәхәббәт хисләре кичердеңме?

Конкурска киткән ботка турындагы шигырь дә мәхәббәт турында иде. Булмаган мәхәббәтне бар итеп күрергә теләп яздым. Бу унҗиде яшькә кадәр шулай дәвам итте әле. Син сораганчы, миндә тулысынча мәхәббәт лирикасы гына дип уйлый идем, чынлыкта, юк икән. Шулай да, мәхәббәт шигырьләре күп миндә. Алар төрле.

Мин һәрвакыт кичерәм ул хисне. Туктаусыз. Ул үзеңне, тормышыңны, иҗатны багышлыйсы килүне уята. Шигырьләрне дә шул теләк булганга язамдыр.

«Билдән түбән тәгәрәгән журналистиканы, „журналистика“ дип атамаска гына кирәктер»

Син журналистика бүлегендә белем алдың. Сорамыйча кала алмыйм, хәзерге милли матбугатны күзәтеп барасыңмы? Анда булган процессларга нинди бәя бирер идең? Татар журналистикасын ничек күрәсең? Аның җитешсезлекләрен һәм уңай якларын әйтеп үтсәң иде.

Миңа калса, татарча матбугат үзенең укучыларына табына. «Юк, мин алай итә алмыйм, алайса мине яратмыйлар бит. Мине менә моның өчен яраталар, шулай итәм», — ди. Ул шул рәвешле яңалыкны кабул итми дию дөрес түгел, бары тик артыктан, бүтән кирәк булмаганнан арынырга гына курка.

Татар матбугаты шуңа бик чуар: аның теле дә, бизәлеше дә чуар, кыйблалары да үзгәреп тора. Һәм әле генә эшкә керешкән яшь журналистка, мөгаен, инде булган матбугат чарасы өчен иҗат итәргә түгел, ә яңаны оештырып карарга кирәктер, чөнки яшьлек максимализмыннан ялкынланып, «аларның барысын, йә берәрсен үзгәртәм, шәп итәм» дип йөрисең. Редакциягә барып керәсең, сиңа башта «әйдә, әйдә!» диләр. Һәм икенче көнне үк күктән төшерәләр, теге яшьлек максимализмыннан да «коткаралар»: «Бу редакциядә борын-борыннан шулай булган, алай итсәк, бу җимерелә, аннан без дә бетәбез», — диләр.

Журфакта журналистиканың рекреатив, ягъни кешеләрнең күңелен ачу функциясе бар дип өйрәтәләр. Һәм бу функция үтәлмәсә, аның башка бер функциясе дә үтәлми, шул исәптән ул «дүртенче хакимият» тә була алмый, мәгълүмат та бирә алмый, чөнки берәү өчен дә кызыклы булмый. Кайчак журналист материаллары никтер шушы бер функциягә генә корыла. Безгә татар дөньясын бик борчыган билдән түбән тәгәрәгән журналистиканы, бәлки, журналистика дип атамаска гына кирәктер. Аны күп укымасалар, күп язмаслар да иде бит инде. Һәм тәнкыйть белдерүчеләр үзләре дә укыган бит инде аны. Ә мине ул өлкә кызыксындырмый. Һәм беркайчан да андый нәрсәләр язарга туры килмәсен иде дип телим. Чөнки ул үземә карата гадел булмаячак, хыянәт булачак.

Яшь авторларга, иҗатчыларга нинди киңәш бирер идең?

Киңәш түгел, теләк: үзләреннән ваз кичмәсеннәр, хыялларыннан баш тартмасыннар иде. Һәр кеше үзенә нәрсә кирәклеген үзе белә.

Миләүшә Гафурова шигырьләре

***

Күлләвекләргә су тулды,

бар күк тулды кереп.

Җирнең һәрбер ярасында

болыт йөзә кебек.

Җир сызлаудан һәм рәхәттән

ыңгыраша сыман…

Күлләвектә болыт ага, –

хат җибәрәм сиңа.

Җавап юк. Күк почтасының

эшле чагымы соң?..

Онытканмын: син бит әле

суда чагылмыйсың.

Хат ташучы болыт шуңа

табалмыйдыр сине.

Берәр күлдә тәмәкесен

тартадыр көрсенеп,

сүгенәдер, тамчыларын

чәчеп уңга-сулга…

Ә син, күккә карыйсың да,

Чагылмыйсың суда.

…Ләкин әгәр күк почтасы сине эзләп тапса,

яныңдагы күлләвекнең өс ишеген какса,

ә син хатны алмый китсәң, мин җавап көткәндә,

йә алып та укымасаң…

үзеңә үпкәлә.

Җыярмын да төргәк итеп

йомшак күк паласын,

яшерермен. Күккә бүтән

карый да алмассың!

Һәм яшәрмен шул төргәктә.

Бар дөнья корысын!

Бәлки, тора-бара хәтта

син дә онтылырсың.

Бәлки, тора-бара хәтта

мин-минлегең кимер…

…Һәм яңа савылган суда

чагыласың килер.

Ә әлегә әнә, кара,

Бар күк — күлләвектә.

Һәм әйтерсең, без моңарчы

әле үлмәдек тә

Бер тапкыр да

***

Эчтә нидер чәлпәрәмә ватылды да,

Мине кертмичә ябылды йорт ишеге.

Тыңлап торган берәү бәхет юрап үтте.

Җавап кайтармадым, –

йортым буп-буш иде.

Ялгыш кына ачык калган тәрәзәмә 

Чүл бүресе бишек көен улап чыкты

Төне буе. Иртән, канлы мендәр капшап,

Үз-үземә дәштем: «Чы́ктыр, чы́ктыр…»

Түбә буйлап кемдер йөрде, һәм чормада

Өз (е)леп төште тумас нарасый бишеге…

Утын урынына мичкә ашкынучы

Бармаклар да никтер гел өшеде;

Каләм тота алмый тилмерде дә

Санап чыкты мендәрдәге ертыкларны,

Кыямәткә кадәр койрык сөягенә

Поскан курку үсентесен кытыклады…

Унтугыз ел җылы карынымда йөргән

Тынгы кинәт үле булып туды бүген.

Табутына өметләрем кереп тулды.

Хәтта шикләналмыйм. Үзем күрдем.

Аннан орды кайнар яңгыр. Яңгыр белән

Әрнеп көткән тынычлык та иңде күктән.

Ә мин ялгыш ачык калган ишегемнән

Никтер кемдер күренүен көтәм икән

***

Мин Аллаһның кылы

Мин Ул булып елыйм

Таң атканда сайрап үлгән кошлар булып

Кар алдыннан шытып чыккан уҗым булып

Шәфәкъ булып

Мин Ул булып уйныйм

Һәм яңгырыйм үксеп

Мин — ташкын

Мин — дога

Мин — тулы

Мин тулы бер җылы

Рәхәтлектән туган

Мин — җыр

(рәхәтлектән туган)

Аның җыры

(Ул Үз җырын сиңа багышлый)

***

Әле кайчан гына мине йөрткән дөнья, зекер әйткән кебек:

–…туфрак бул, туфрак бул, туфрак бул, — дип кабатлый.

Ә мин монда да кире беткән. 

Артка борылып, күзенә үк карыйм да:

— Хәят булам! — дим.

Нисаннар яшерен хәтерне терелтә,

Гел белгән, тик хәзер оныткан сер булып:

Бу болыт җиһанга туганда ук — яңгыр,

Бу яңгыр җиһанга койганда ук — болыт…

Әйләнә: син — туфрак, син — бер тән, син — туфрак,

Ак булсаң — гел агы, юк икән — карасы, –

Җиһан чын ихластан хакыйкать ятлата.

Үзенең бүлүче шул чиге кайда соң?

Шик яши, барлыгын танырга да куркып:

Агачлар орлыкта ук — күмер һәм төтен.

Әйләнми: син — туфрак, син — бер тән, син — туфрак,

Син тудың, яшәдең, сүрелдең һәм беттең.

Зур йолдыз йотканда янында торганын,

Кечесе юк булмый — ул булып тарала…

Үзеннән яраткан, үзенә кайтарыр.

Әйләнә: мин — Алла, мин — бер тән, мин — Алла.

Бәлки, бу иң гади (иң гали) хәйләдер?

Үлгәндә дә яшим, көл булсам да, янам!

Хушыгыз! Һәм сәлам!

Яңадан сибеләм,

Яңадан бер иңәм

Дөньяга

КАЗАН

Коп-коры сәламнән эреде дә китте

Тротуар сеңдергән «Барыбер!» эзләре.

Машина көенә биегән урамың

Иңемнән кочканын үзе дә сизмәде.

Назлады төтенгә туенган һаваны

Муеным җылысын оныткан чәчләрем.

Бар булган тыйнаклык, куркуны күтәреп

Капкаңнан кердем дә

Чәчрәдем

ҖУЕЛГАН        

Иртән кояш һәр атомга шыплап үзен салып куйгач,

Кабатлангач кабатланмас иң пакь уйлар,

Ертып керфек кочакларын ачылырлар гашыйк күзләр,

Һәм арылыр мәхәббәткә бетмәс мәдхияләр өзләп

Һәм дәшелер: «Зинһар, үзгәр–

мә!»

Кояш үзен һич кызганмый көн дә дөньяга сибелер.

Кабатланмас сагынылган иң пакь уйлар.

Кабатланыр бары меңәр иртә элек әйтелгәне

Алышынып куркынычка: «Син, чынлап та, үзгәрмәдең,

Тик…

Нидер бөтенләйгә үзгәрде.

Ни өчен син миңа хәзер бар дөньяның үзе түгел?

Ни өчен син бары 

Бердәнбер?»

***

Бу таң җыры — морҗаларның кайнар тыны,

карның карга кагылуы. Башка берни.

Сүзең түгел — карлар — минем үткән юлны,

минем үткән елның эзләрен каберли.

Исең түгел: кар — һавада, зиһендә — уй

бердәй томырылып оча, томан эчә.

Акка күчә дөнья. Аның һәрбер синдәй

сак ымыннан кадер саркый — төндәгечә.

Изрәп, тын күзләрнең кара упкыннары

карашыңны түгел, карның агын йота.

Бәрәкәт бар кебек җирдә, хәтта — бәхет,

ләкин

мин үзем юк кебек

син юкта.

Миләүшә Гафурова Балтач районы Карадуган авылында 2000 елда дөньяга килә. Балачактан ук әдәби иҗат эше белән мавыга башлый.

КФУның Югары журналистика мәктәбендә белем ала. 2017 елда Миләүшә яшь язучыларның «Глаголица» Бөтенроссия конкурсында җиңеп, бәйгенең Гран-приена лаек була.

2018 елда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә гран-при ота.

Шигырьләре «Сөембикә» һәм «Идел» журналларында басыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100