Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшәсен кредит! (Руфина Хәсәнова)

Уены-чыны бергә.

news_top_970_100

Адәм баласы ризыктан, судан һәм һавадан башка яши алмый, дигән булалар. Чепуха ул, җәмәгать. Адәм баласы бу заманда бер нәрсәдән башка яши алмый. Ул да булса — кредит. Кредит алалса, тамагы да тук була, өс-башын да юнәтә, күкрәк тутырып иркен тын да ала. Бер сүз белән әйткәндә, яшәвенең мәгънәсе арта. Ул кредит дигәннәре өндә генә түгел, төшләргә дә керә башлады. Беркөнне таңда куркып, елап уянып киттем. «Синең җиде мең окладыңа ышанып, йөз мең сум кредит бирәлмибез. Аны нәрсәң белән түләмәкче буласың? Безнең банкта башта ун ел буена процент, аннан тагын ун ел дәвамында аснавнуй кредитны түләргә кирәк», - дип күзенең агы белән акаеп карады банк идарәчесе төшемдә. «Проценты күпмерәк соң?» - дип еламсырап сораганым хәтердә. «Бер елга 60 процент» булды җавап. «Бирегез инде, пожалуста, ничек тә түләргә тырышырмын, әнкәйләр мал тота, ярдәм итәрләр әле…» - дип ялындым мин мескен тавыш белән. «Юк!» - дип кырт кисте банкир абзый һәм мин: «Тагын алып булмады инде бу зәхмәтне», - дип куркып уянып киттем.

…Шулай итеп, кәефем иртә таңнан бозылды. Аннан-моннан аяк өсте чәй чөмереп эшкә ашыктым. Килсәм, малай, иртән-иртүк безнекеләр нигәдер туктаусыз елмаешалар, коридорның әле бер башына чабалар, әле бу башында тыз-быз киләләр. Зарплата бирәләр мәллә? Ялгышмасам, анысына бер атна - ун көн бар әле.

— Нәрсә булды, нигә чабышасыз? — дим.

— Бар тизрәк, үзбәкләр җимеш китергәннәр! Күрәгә, грек чикләвеге, кара җимеш, миндаль — бар да бар! — диләр минем хезмәттәшләр.

— Бәй, аңа акча кирәк бит…

— Алар кредитка бирә, ал, ал! — диләр миңа иптәшләр.

И, яшибез икән болай булгач! «Кредитка бирәләр», - дигән сүзне ишеткәч, күз алларым яктырып китте, кәефләр күтәрелде, зиһеннәр сафланды. Алабыз, биргәндә ник алмаска? Бирә генә күрсеннәр! Йөгерә-йөгерә иптәшләр күрсәткән бүлмәгә барып кердем. Керсәм, әнекәй генәм, ике чибәр үзбәк егете өстәлгә татлы җимешләрне тезеп салганнар, елмаешып, өлтерәп торалар, «ал да ал», диләр.

— Апа җаным, авыз ит, кичә генә Үзбәкстаннан алып килдек, быелгы уңыш.

— Акча юк бит, егетләр, — дим кыюсыз гына.

Аванска кадәр көтәбез, ал гына, — ди берсе.

Тә-ә-әк, аванска кадәр унике көн бар, болар көтәргә риза. Димәк, алабыз! Татлыдан-татлы йөземнәрне, күрәгәләрне, чикләвекләрне кочагыма кыстырып, үзбәкләргә рәхмәт әйтә-әйтә эш урынына юнәлдем.

Ах, ул җанга да, тәнгә дә шифа булып ятучы йөземле чәйләрнең тәмлелеге! Төш җиткәч, чибәр үзбәк егетләрен мактап, үзебезнең «кредитоспособный» булуыбызны тоюдан ләззәтләнеп, иптәшләр белән бергәләшеп чәй эчтек…

Матур гына эшләп утырган җирдән коридорның теге башында тагын мәшхәр купты. Бер минут та үтмәде, чәчләренә яшьләрчә мелировка ясаткан 55-60 яшьләрдәге бер апакай кабинет ишегеннән башын тыкты:

— Кызкайларым, матуркайларым, постель кирәк-яраклары кирәкмиме? Бик матурлары бар! Күрсәтимме?

— И, апа, бик карар идек тә, иртәрәк килмәдегез шул. Хәзер ни, акча юк, дигәндәй…

— Кызкайларым, йолдызкайларым, карагыз әле, мин сезгә ниндиләрен алып килдем. Сезнең мондыйларны күргәнегез дә юктыр әле.

Өтәләнеп торган кешене ишек төбендә тотып булмый бит инде, апаны кабинетка кертеп, товарын карарга керештек. Өр-яңа простыняларны ачып җибәрсәк, анда яшь, чибәр иркәй белән алма кебек яшь хатын рәсеме төшерелгән. Болар «мәхәббәт йомгагы» кебек бер-берсенә уралып беткәннәр. Һәрбер нәрсәдән кызык табып көләргә яратучы Мәхмүзәгә җитә калды, боларны күреп шаркылдап көлеп җибәрде:

— Уф, үләм, кызлар, мондый простыня алып җәйсәк, бер постельдә дүртәүләшеп йоклаган кебек булабыз инде. Мин, ир һәм болар. Вәт кызык, ә!

— Соң, шулай булгач, алыгыз, кызкайларым.

— Акча юк бит, апа, иртәрәк килмәдегез шул, — дибез.

— Акчагыз булгач, бирерсез. Кредитка бирәм бит. Көтәрмен берәр ай…

«Кредитка, бер ай», - дигән сүзләрне ишеткәч, шатлыктан башлар әйләнеп китте. Шулай булгач, ничек алмыйсың инде. Мин берне, Мәхмүзә икене, Тәскирә хәтта дүртне эләктерде. Дөнья тагын да ямьләнде, җырлыйсы, тыпыр-тыпыр биисе килә башлады. Эш көне дәвам итте.

Кичке сәгать бишләр тулып китүгә кабинет ишеген тагын шакыдылар. Монысы аена бер мәртәбә килеп китүче егет Плазан булып чыкты. Чын исемен беребез дә белми, әмма «Плазан» фирмасының косметикасын саткан өчен егетнең үзен Плазан дип йөртәбез. Ун минут тирәсе фирма җитештергән яңа косметика төрләре турында сөйләгәч, Плазан чыгышын: «Алмый гына карагыз менә», - дигән сыманрак тәмамлады. Алмый идек, билләһи, тасма телләрен еландай чыгарып ялынса да, алмый идек. Бер сүзе белән җиңде. «Яңа елга кадәр көтәрмен, кредитка, алыгыз», - диде. Алдык, ник, кеше рәнҗетергә сантыймы әллә без? Шатлана-шатлана алдык.

Кичен күрәгә-йөземнәремне, ир белән хатын кочаклашып төшкән простынямны, «Плазан»нарымны кочаклап өйгә кайтып керсәм, ирем матур итеп табын әзерләгән, өстәлдә кукраеп шампан шарәбе утыра, чәчәкләр… Аптырап киттем. Шарәбкә ымлап:

— Кайдан бу, җаным? — дим. Ирем бик канәгать кыяфәттә:

— Кредитка калдырып киттеләр. Бик кыстагач, алдым инде. Әйдә, рәхим ит, сөеклем, — дип җаваплады.

И, яшибез болай булгач!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100