news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшәргә башка төбәккә күченеп китсәң, пенсия күләме үзгәрәме?

Россиянең бер төбәгеннән икенчесенә күченгәндә, пенсия күләме кимергә дә мөмкин.

news_top
Яшәргә башка төбәккә күченеп китсәң, пенсия күләме үзгәрәме?
Салават Камалетдинов

Чаллы буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов пенсиягә кагылышлы сорауга җавап биргән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

«Киров өлкәсеннән Чаллыга яшәргә күченсәм, пенсиям күләме үзгәрәме?» — дип сораганнар белгечтән.

«Һәр пенсионерның пенсиясе күләме аерым исәпләнә. Ул хезмәт стажы, хезмәт хакы күләме, эш бирүче түләгән иминият кертемнәренә карап билгеләнә. Россия чикләрендә күченеп яшәгәндә, иминият пенсиясе өлешенең күләме үзгәрми. Пенсионер яшәгән урында аның өчен район коэффициенты билгеләнгән булса, бу коэффициент Татарстанда исәпкә алынмаса, күченгәндә пенсия күләме кимергә мөмкин», — дип җавап биргән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар