Яшь парларның туена ак күлмәк киеп килгән өчен Алсу Фазлыеваны тәнкыйтьләгәннәр
Яшь парларның туена ак күлмәк киеп килгән өчен Алсу Фазлыеваны тәнкыйтьләгәннәр
Җырчы Алсу Фазлыева яшь парлар белән фотога төшкән фото куйган. Анда Алсу ап-ак күлмәк, ә Азат кара костюм-чалбар кигән.
“Туйда кәләш кенә ак күлмәктән булырга тиеш”, - дип язган берәү.
“Этикет өйрәтүчеләрнең битләренә кереп карыйм да, ни фотолары, ни исемнәре..”, - дип көлгән алардан җырчы.
Этикет өйрәтүчене бу җавап канәгатьләндермәгән бугай, ул Гөлназ Сәфәрова битенә кереп, аның да фикерен сораган.
“Кәләш башкалардан аерылып торырга һәм ул үзе генә ак күлмәктәң, иң матуры булырга тиеш. Алып баручы төп игътибарны үзенә юнәлтергә тиеш түгел”, - дип җавап биргән Гөлназ Сәфәрова.
“Җавап биргәнегез һәм безнең хатын-кызларны зәвыклы булырга өйрәткәнегез өчен рәхмәт. Алар этикет һәм этика турында да онытмасын иде. Миңа Алсу сезнең ни эшегез бар, нәрсә телим шуны киям дип җавап бирде. Җырчы кисәкләре (җырчы түгел) төрле тәрбия алган, андыйларның сәхнәдә булуы кызганыч”, - дип язган әле дә тынычлана алмаган ханым.
Алсу Фазлыева бу комментарийларны укыган һәм үз аккаунтындагы җавапны янә кабатлаган. “Туй күлмәге киеп барганмыни? Әгәр сез этикет белгече икәнсез, чит аккаунтта кунак булуыгызны онытмаска кирәк. Шәхси аккаунтымда мине өйрәтү һәм мыскыл итү бернинди кысаларга да сыймый. Мин гади ак күлмәк киеп, яшь парны котладым. Моның бернинди начарлыгын да күрмим. Әйтмәгән саен..." - дип тә өстәгән.
“Кайбер туйда, кәләш кызыл күлмәк кия, ул вакытта нишләргә? Сезнең белән киңәшләшергәме?“ - дип яклап чыккан берәү Алсуны.