Яшь әниләр Гөлназ Шәрипҗанова белән Гүзәлем Миңнеханова балаларының туган көннәрен бергәләп уздырмакчы
Яшь әниләр Гөлназ Шәрипҗанова белән Гүзәлем Миңнеханова балаларының туган көннәрен бергәләп уздырмакчы
![Яшь әниләр Гөлназ Шәрипҗанова белән Гүзәлем Миңнеханова балаларының туган көннәрен бергәләп уздырмакчы](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/7/83c1e8cbffab9030328d1d963d43ac718dd4ea245497bcf6c0cedf24ac89.jpg)
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова кичә Казанның беренче санлы бала тудыру йортында ир бала тапты, аңа Минтимер дип исем куштылар.
Бүген исә җырчы Гүзәлем Миңнеханова Казанның Ава-клиник бала тудыру йортында кыз бала тапты - Мәдинә.
Бүген җырчы кызлар инстаграмда бер-берсен котлашып, киләчәккә планнар коралар.
"Бер-бер артлы! Гүзәл, Салават, котлыйм сезне чын күңелдән! Уй-кичерешләреңне аңлыйм, елыйсыңдыр бәхетеңнән", - дип язган Гүзәлемнең инстаграмында Гөлназ.
"Салават миңа синең дә бәбәйләгәнне әйткәч, шаккаттым. Сезне дә котлыйбыз! Туган көннәрен бергә үткәрәселәр бар икән алда", - дип җавап биргән Гөлназга Гүзәлем.
Гүзәлем инстаграмдагы постында кызын "әтисе кызы" дип атаган.