news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь әни тугыз айлык сабыен буып үтергән һәм чыгып качкан

23 яшьлек хатынны бер тәүлектән соң эзләп тапканнар.

news_top
Яшь әни тугыз айлык сабыен буып үтергән һәм чыгып качкан
https://pixabay.com/

Мәскәүдә тугыз айлык баланы үтерү турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Коломна шәһәрендә яшәүче 28 яшьлек ир-ат 16 майда полициягә мөрәҗәгать итә. Ул өйдә бала караватында нәни улының мәетен табуы турында сөйли. Бу вакытта баланың анасы өйдә булмый. Якынча мәгълүматлар буенча, баланы буып үтергәннәр.

Моңа кадәр 23 яшьлек хатын тугыз айлык баласы белән хастаханәдә ята. Хатын иренә — баланың атасына хат яза. Ул «уколлар ясаганда һәм анализ алганда улының күз яшьләренә карап тора алмавын» әйтә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатын баласын буып үтерә, аннары мәетне фатирда калдыра, үзе урманга чыгып китә. Бу хатынны полиция һәм волонтерлар бер тәүлек чамасы эзләгәч, тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар