news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны Яңа ел алдыннан сөйгән егете чәнчеп үтергән

Кыз лифттан чыгып барган чакта, аңа егете пычак кадый.

news_top
Яшь кызны Яңа ел алдыннан сөйгән егете чәнчеп үтергән
https://pixabay.com

30 декабрьдә Новосибирск шәһәрендә яшь кызны үтергәннәр. Кыз лифттан чыккач, аңа бер егет пычак белән һөҗүм иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Кичә безнең хезмәттәшебезне, яшь кызны үтерделәр. Лифттан чыгып бара торган булган. Аңа сөйгән егете пычак белән ташланган», — дип яза шаһитлар. Аларның сүзләренчә, кызның муенына, башына, кулларына һәм йөрәгенә биш тапкыр пычак кадаганнар. Якынча версия буенча, үтерүче урыннан качып киткән, хәзер аны эзлиләр.

Җинаятьтә шикләнелүче егет подъезддан чыгып барганда, аның йөзен видеокүзәтү камерасы төшереп алган, дип тә язалар.

Егетне белүче кайсыбер кешеләр аның наркотиклар белән мавыгуы турында да әйтә.

«Фаҗига 30 декабрьдә кич булды. Төнлә ул ВК да утырды, шалтыратуга да җавап бирде, теләсә-нәрсә сөйләшеп утырды. Наташа белән таныш идем. Ул бик яхшы кеше иде», — дип яза Ирина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар