Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны вәхшиләрчә үтереп, мәетен суыткычта саклаганнар

Ангелинаны вәхшиләрчә үтергәннәр, мәетен кисәкләргә бүлгәннәр, кисәкләрне пакетларга салганнар.

news_top_970_100
Яшь кызны вәхшиләрчә үтереп, мәетен суыткычта саклаганнар
https://pixabay.com/

Пермь шәһәренең Киров районындагы йортларның берсендә суыткычта 21 яшьлек кыз мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ангелина Т. югалу турында волонтерлар хәбәр тарата, алар кызны эзли башлый. Ангелинаны соңгы тапкыр 22 августта Пермьнең Свердловск районында күрәләр. «Лиза Алерт» эзләү төркеменең рәсми сайтында кызны эзләү тукталу турында 26 августта билгеле булды.

Танышлары сүзләренчә, Ангелина элеккеге сөйгән егете белән телефоннан сөйләшкән, аннары такси чакырткан һәм китеп барган. Шуннан соң кыз өйгә әйләнеп кайтмаган, туганнарының шалтыратуларына җавап бирмәгән, социаль челтәрләргә дә керми башлаган. Ангелинаның әти-әнисе полициягә гариза язган.

«Комсомольская правда» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, кыз югалып өч тәүлек узгач, аның мәете бер фатирда табыла. Ангелинаны вәхшиләрчә үтергәннәр, мәетен кисәкләргә бүлгәннәр, кисәкләрне пакетларга салып, суыткычка яшереп куйганнар.

Җинаятьтә шикләнеп 25 яшьлек егетне Пермь өлкәсе территориясендә тоткарлаганнар. Бу егет психиатрда күзәтүдә булган, махсус оешмада берничә тапкыр дәваланган.

Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Җинаятьтә шикләнелүчене Нытвенский районындагы авылларның берсендә туганнарында тапканнар. «25 егет гаебен танып күрсәтмәләр бирде. Ул 21 яшьлек таныш кызын үтерүен таный», — дигән тикшерүчеләр.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

«Вести» каналы биредә яшәүчеләрнең сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Ангелина бу егет белән өч ел элек аерылышкан. Егет аны эзәрлекләп йөргән, еш шалтыраткан һәм янаган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100