news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны маршруткада көчләгәннәр

Яшь кызны маршруткада көчләгәннәр

news_top
Яшь кызны маршруткада көчләгәннәр
Ростов өлкәсендә маршрутка йөртүче ир-ат пассажир кызны көчләүдә шикләнелә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

"Тикшерү версиясе буенча, якшәмбе көнне маршрут таксиен йөртүче ир-ат салондагы 23 яшьлек кызга карата физик өч куллана һәм көчли. Бу кыз Ростов-Дон шәһәрендә яши. Хәзерге вакытта такси йөртүчесе тоткарланган. Аны сак астына алганнар", диелгән бу хәбәрдә.

Ир-атка карата "көчләү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

"Интерфакс" агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, такси Ростов-Дон шәһәре янындагы бер сәүдә үзәгеннән Аксай шәһәренә таба маршрут буенча бара.

"Бөтен кешеләр төшеп беткәч, салонда машина йөртүче һәм 23 яшьлек кыз гына кала. Такси маршрутын үзгәртә һәм йөртүче ир-ат кызга һөҗүм итә", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар