Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кызны берничә егет көчләгән һәм тәрәзәдән ыргытканнар

Дүрт исерек егет кунакханәдә 1993 елгы кызны кыйнаганнар.

news_top_970_100
Яшь кызны берничә егет көчләгән һәм тәрәзәдән ыргытканнар
Петербургта 19 дан 25 яшькә кадәрге дүрт ир-атны көчләүдә һәм үтерергә маташуда гаепләп, кулга алганнар. Бу турыда Санкт-Петербург буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу ир-атлар барысы да Үзбәкстан гражданнары. 4 августта алар, исерек килеш, кунакханәдә 1993 елгы кызны кыйнаганнар. Шуннан соң барысы бергә кызны көчләгәннәр. Сексуаль гамәлләр башкарганнан соң, кызны кунакханәнең 3 нче каттагы тәрәзәсеннән урамга ыргытканнар. Егылып төшкән кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта вакыйганы ачыклау буенча эшләр бара. Якын арада бу кешеләргә карата гаепләү белдереләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100