news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кыз үзенә бүләк ителгән пластик операциядән соң үлгән

Яшь кыз үзенә бүләк ителгән пластик операциядән соң үлгән

news_top
Яшь кыз үзенә бүләк ителгән пластик операциядән соң үлгән
Италиядә яшәүче яшь кызга туган көненә туганнары пластик операциягә сертификат бүләк итә. Тик операция ясату аяныч тәмамлана - кыз үлә. Бу хакта Лента.ру сайты хәбәр итә.

Мария Кьяра Мете чәчтараш булып эшли һәм институтта укый. Ул туганнарына борыным формасы ямьсез дип зарлана торган була. Нәтиҗәдә туганнары кызның 21 яшенә аңа ринопластика операциясе - борын формасын коррекцияләү мөмкинлеген бүләк итә. Кыз Формио шәһәрендәге шәхси клиникаларның берсенә мөрәҗәгать итә. Операциядән соң кызның кисәк хәле китә, аны тиз арада башка хастаханәгә алып китәләр, анда исә табиблар кызның баш мие үлгән дигән карар чыгара. 

Метеның вафаты сәбәбе әлегәчә билгеле түгел. Аның гаиләсе кызга операция вакытында тын юлына куелган трубканы тикшерүгә ирешә. Туганнары фикеренчә, кызга бер мизгелдә кислород бирү туктатыла. Алар шулай ук Метеның берәр даруга аллергиясе булгандыр дип тә шикләнә.

Суд документлары буенча, кыз башка йөрәк өянәге кичергән, соңыннан комага киткән.

"Ничек инде 21нче гасырда борын формасын үзгәртә торган операциядән үлеп була, без шуны аңламыйбыз?", - дип сөйләгән журналистларга кызның абыйсы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар