Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь кыз үз кулын үзе циркулярка белән кисеп алган һәм күршесенә кергән

Хәзер ул реанимациядә ята.

news_top_970_100
Яшь кыз үз кулын үзе циркулярка белән кисеп алган һәм күршесенә кергән
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсендәге Мурино шәһәрендә 28 яшьлек кыз үз кулын кисеп алган һәм ярдәм сорап күршесенә кергән. Әлеге фаҗига 17 мартка каршы төндә булган. Күп фатирлы йортта яшәүче ир-ат ашыгыч ярдәм чакырган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Табиблар килеп җиткәнче, кыз күрше ир-атны үзенең студиясенә алып керә. Анда аш бүлмәсе зонасында циркулярлы пычкы ята, әйләнә-тирә канга баткан була. Хәзер имгәнгән кыз реанимациядә ята, аның хәле авыр. Дәвалагач, аны психиатрия хастаханәсенә күчерүләре ихтимал», — дип сөйләгән сайт чыганагы.

Күрше Дмитрий исә моңа кадәр әлеге кызның тәртибендә үзгәрешләр булмавын әйтә. Ул тыныч яши, тавыш чыгармый, өйдә сугышу эзләре дә булмый.

«Хәленә карамастан, ул минем белән аңлаешлы итеп сөйләште. Ашыгыч ярдәм тиз килде, мин урамга чыгып кар алып кердем, кулны шунда салкынга салып тордым. Шунысы сәер — мин циркулярка тавышын ишетмәдем, ул бит тавышлы булырга тиеш иде. Туганнарына, якыннарына шалтыратырга кирәкмиме дип сорадым. „Минем беркемем дә юк, берни дә кирәкми“, — диде. Бәлки шокта булгандыр», — ди Дмитрий.

Икенче көнне Дмитрий күршесенең хәлен белергә хастаханәгә барган. Берничә сәгать көтеп утырса да, авыруның туганы булмау сәбәпле, Дмитрий белән сөйләшмәгәннәр. Кызның кулын кире тегеп куя алганнармы икәне билгесез. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100