news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кыз машина тәрәзәсеннән очып чыккан мизгел видеога эләккән

Яшь кыз машина тәрәзәсеннән очып чыккан мизгел видеога эләккән

news_top
Яшь кыз машина тәрәзәсеннән очып чыккан мизгел видеога эләккән

16 мартта иртә белән Новороссийск шәһәре янында юл һәлакәте булган. Бу мизгелне узып баручы машина видеорегистраторы төшереп торган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Авария төшерелгән видео кадрларыннан күренгәнчә, «Лада» җиңел автомобилен йөртүче кеше идарәне югалта. Машина тайгаклап китә һәм юл кырыена барып төшә. Шул мизгелдә машина салоныннан бер кыз очып чыга. Кыз, каршы як полоса аша очып барып, икенче якка юл кырыена егыла.

Ролик авторы сүзләренчә, вакыйгада катнашкан барлык кешеләр дә җиңелчә травма алган. Бәхеткә, барысы да исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар