Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь калу өчен нишләргә кирәк?

Белгечләр фикеренчә, төнге уникегә кадәр йокларга ятсаң, тиешенчә күләмдә су эчсәң, җәяү йөрсәң, матурлыкны саклап калырга була икән.

news_top_970_100
Яшь калу өчен нишләргә кирәк?
pixabay.com

40 яшькә күпчелек кешеләрнең көндәлек гадәтләре формалашырга өлгерә. Гадәтләрнең кайберләре файдалы, кайберләре сәламәтлеккә һәм матурлыкка зыян сала. Белгечләр фикеренчә, гадәтләрне үзгәртергә була икән. Әгәр 21 көн дәвамында нинди дә булса гамәлне үтәсәң, ул даими гамәлгә әвереләчәк икән.

Төнге уникегә кадәр йокларга ятарга

Бу вакытта йокы аеруча файдалы дип санала, аны хәтта «матурлык йокысы» дип атыйлар. Шуңа күрә үз режимыңны үзгәртеп корырга, эшләрнең бер өлешен иртәнгә күчерергә яки, гомумән, ял көннәренә кичектерергә һәм 22-23 сәгатьләрдә йокларга өйрәнергә кирәк.

Су эчәргә

Кайбер хатын-кызлар су эчми. Алар чәй яки кофега өстенлек бирә. Бу эчемлекләр организмнан сыеклыкны чыгара, ягъни, сусызландыра. Әгәр су эчә алмыйсыз икән, ромашкалы чәйгә күчәргә кирәк. Составында кофеин булмаган башка үлән чәйләрен дә кулланырга мөмкин.

Җәяү йөрү

Машинасы булган кешеләр бик сирәк җәяү йөри. Сәламәтлекне саклап калу һәм физик форманы саклау өчен, җәяү йөрергә кирәк. Үзегезне эшкә булса да җәяү йөрергә өйрәтегез.

Тагын бер файдалы гадәт — лифтка утырмау. Лифтка утырмыйча, баскычтан менү яки төшү менә дигән тренировка була.

Кояштан саклый торган крем куллану

Җәй көне ялда күпчелек кешеләр кояштан саклаучы крем кулланалар. Ә менә гадәти тормышта күпләр бу кагыйдә турында оныта. Ә тирене ультрашәмәхә нурлардан кышын да сакларга кирәк. Әлбәттә, кыш өчен җәйге кремнар кирәкми. Урамга чыгар алдыннан кояштан саклый торган косметика кулланырга күнегергә кирәк.

Борчылмаска өйрәнергә

Тормышыбыз стрессларга бай. Стресс — ул сәламәтлек һәм матурлыкның беренче дошманы. Вак — төяк вакыйгалар өчен борчылмаска өйрәнергә кирәк. Әйтергә кирәк, бу җиңел булмаячак.

Психолог белән эшләү ярдәм итә ала. Бу мөмкин түгел икән, медитация ясарга өйрәнергә кирәк. Көн саен медитация ясау тигез кәефне сакларга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100