news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь кабачкилар ник чери?

Йод һәм бор җитешмәү дә җимшәннәр черүгә китерә.

news_top
Яшь кабачкилар ник чери?
https://pixabay.com

Кабачкилар бераз үсә башлагач, җимшәннәре черергә тотына. Моның сәбәпләре турыда «Челнинские известия» сайтында язылган.

Бу проблема һава торышы белән бәйле. Яңгырлар еш яуса, туфрак артык дымлана һәм кабачки җимшәннәре чери башлый. Эссе һава уңыш бозылуга китерә. Температура югары булганда үсемлек көчле стресс кичерә.

Тагын бер сәбәбе — серкәләнү сыйфатлы булмау. Бөҗәкләр аз булса, серкәләнү сыйфаты начар була, үсемлекләр уңышны начар бирә.

Йод һәм бор җитешмәү дә җимшәннәр черүгә китерә. Моны төзәтү өчен үсемлекне бор кислотасы һәм калий йодиды белән ашларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар