Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ир интимга риза булмаган олы хатынны үтергән, башын кисеп чүплеккә ташлаган

28 яшьлек ир кунакка кергән 54 яшьлек хатынны интимга риза булмаган өчен вәхшиләрчә үтергән.

news_top_970_100
Яшь ир интимга риза булмаган олы хатынны үтергән, башын кисеп чүплеккә ташлаган
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, 7 апрельдә Сибайда яшәүче ир янына кунакка кергән хатын арасында бәхәс чыккан. Җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тарткан өчен ул хатынны буып үтергән. Мәеттән арыну өчен, башын кисеп алып, чуп пакетына салган. Шул вакытта аның өенә танышы килеп килгән. Үтерүче танышына хатынның башы салынган пакетны тоттырган һәм "чүпне" чыгарып ташларга кушкан. Пакетта нәрсә икәнен дә белмичә, танышы аны чүплеккә ташлаган. Кире кергәч, өйдә башсыз гәүдә күреп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты бу кешене кулга алган, җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100