news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь ир-ат хатынының хыянәтен белгәч, сөяркәсенең күкрәгенә аткан

Уфада хыянәт аркасында җинаять булган.

news_top
Яшь ир-ат хатынының хыянәтен белгәч, сөяркәсенең күкрәгенә аткан
https://pixabay.com

УФада ир белән хатын арасындагы хыянәт җинаятькә китергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Уфаның Ленин районында ике ир-ат арасында конфликт аркасында ату коралы кулланганнар.

Якынча версия буенча, 26 яшьлек ир үзенең хатыны 27 яшьлек башка ир белән очрашып йөрүен белеп ала. Ул хыянәт турында ишеткәч, бик нык ярсый һәм көндәшенә шалтырата. Алар очрашалар.

«Ирләр икесе дә очрашуга иптәшләре белән килә. Сөйләшкәндә алар талаша ук башлый. Шул чакта ирләрнең берсе травматик пистолеттан һавага ата, аннары көндәшенә ата. Аның күкрәге имгәнә», — дип хәбәр ителә.

Полиция хезмәткәрләре конфликтта катнашучыларны кулга ала. Җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар