Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хоккейчы һәлак булу сәбәпле, «Нефтехимик» командасы кайгы уртаклаша

19 яшьлек егетнең машинасы Казан-Оренбург юлында йөк машинасына бәрелә.

news_top_970_100
Яшь хоккейчы һәлак булу сәбәпле, «Нефтехимик» командасы кайгы уртаклаша

«Реактор» яшьләр хоккей командасы сакчысы Никита Мокеев авариядә һәлак булган. Аңа 19 яшь иде. Хоккейчының машинасы фура белән бәрелешкән.

НТР 24 каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига Казан-Оренбург юлында була. Спортчы алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга, ләкин үз полосасына күчә алмый һәм фурага бәрелә. Егет урында ук үлә, аның машинасындагы кызны хастаханәгә илтәләр.

«Безнең зур хоккей гаиләсендә зур кайгы булды. Авариядә яшь, талантлы, өметле хоккейчы, җанатарларның яраткан спортчысы, ышанычлы партнер — „Реактор“ яшьләр хоккей командасының 19 яшьлек уенчысы Никита Мокеев үлде. „Нефтехимик“, „Реактор“ командалары аның әти-әнисенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», — диелә Түбән Кама клубының кайгынамәсендә.

  • Әлеге авария турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде: Татарстан трассасында җиңел автомобиль һәм фура бәрелешкән, «Лада» шоферы үлгән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100