Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатынны үтереп, мәетен бетон белән катырып куйганнар

Җинаятьче берничә көн буена мәрхүмәнең телефоныннан хәбәрләр җибәреп яткан.

news_top_970_100
Яшь хатынны үтереп, мәетен бетон белән катырып куйганнар
https://pixabay.com/

Бер атна элек Вологда өлкәсендә 27 яшьлек Светлана Вишнякова югала. Яшь хатынны берничә көн буена эзлиләр. 23 апрельдә аның мәете табыла. Бу турыда «Вологда» телевидениесе хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Вологда өлкәсе буенча идарәсе әлеге вакыйга турында хәбәр итте. Хатынның үлеме җинаять белән бәйле. Аны 28 яшьлек хезмәттәше буып үтергән.

Фаҗига Светлананың эш урынында — икмәк комбинатының ашханәсендә була. Әлегә җинаятьнең сәбәбе ачыкланмаган. 

Ир-ат Светлананы үтергәч, мәетне подвалда яшерә. Ул аны цементлы эремә белән күмеп куя.

Җинаятьче Светлананың телефонын ала. Берничә көн дәвамында телефоннан хәбәрләр җибәреп тора. Имеш, хатын белән бар да тәртиптә. Җинаятьче шулай итеп эзен яшермәкче була. Шулай хокук саклаучылар аны бик тиз исәпләп чыгара. Хәзерге вакытта бу кеше тоткарланган һәм күрсәтмәләр бирә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100