Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатынны үтерүче ир-ат мәет янына ике тапкыр әйләнеп килгән

10 яшьлек малайның әнисе ял көнендә төнге барга ял итәргә киткән булган.

news_top_970_100
Яшь хатынны үтерүче ир-ат мәет янына ике тапкыр әйләнеп килгән
Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Березовск шәһәре суды 49 яшьлек Марат Имашевка карата чикләү чарасы билгеләде. Ул 35 яшьлек Александра И.ны үтерүдә гаепләнә. Яшь әнине 6 июньгә каршы төндә пычак кадап үтергәннәр. Аның мәетен Серов трактында кычыткан арасында тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Суд карары буенча Марат Имашевны сак астына алганнар. Аңа карта йомшаграк җәза куллану мөмкин түгел. Марат Имашевны рецидивист дип атыйлар. Ул моңа кадәр дә аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган. Аның әле алдагы хөкем карары да үтәлеп бетмәгән. Хәзер суд аны 8 августка кадәр сак астына алды.

Сорау алганда Марат үзе сөйләгәнчә, ул мәет янына ике тапкыр әйләнеп килгән. Шулай итеп ул Александраның үлдеме икәнен тикшергән. 

Тикшерү версиясе буенча, Марат Александраны Екатеринбург үзәгендәге төнге бар яныннан утыртып алып китә. Хатын өенә кайтырга чыга һәм шушы машинаны туктата. Марат пассажир хатынның муенындагы алтын чылбырга кызыга. Шул чылбырны саткан акчага бурычларын түләргә җыена, кредитларга батуын әйтә. Александраны үтерүдә шикләнеп тоткарлангач, ул үз-үзенә кул салмакчы була.

Марат Имашев рәшәткә артында барлыгы 25 ел чамасы утырган. Аны үтерү, көчләү һәм урлаулар өчен хөкем иткән булганнар. Ул 2020 елның мартында иреккә чыккан. Хәзер бу кешене кабат 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Екатеринбургта яшәүче 35 яшьлек Александраның 10 яшьлек улы ятим калган. Ул ял көннәренә улын әбисе янында калдырып, үзе ял итәргә җыена. Александра кара күлмәк, күн куртка киеп, таксига утырып чыгып китә.

Аннары хатын эшкә чыкмагач, хезмәттәшләре чаң суга башлый, аны полиция, волонтерлар эзли. Мәетне урманда, чыбыклар белән күмеп куйган килеш табалар. 

Тикшерүчеләр Марат Имашев башка җинаятьләр дә кылган булуы ихтимал дип фаразлый. Шул хакта белешмәсе булган кешеләр Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең ышаныч телефонына 8(343) 358-71-61 номеры буенча шалтырата ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100