Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын-кызларда йөрәк өянәге ни сәбәпле була?

Артык тирләгәндә, сулыш капканда, сәбәпсез күңел болганганда да йөрәк авыртуы булырга мөмкин.

news_top_970_100
Яшь хатын-кызларда йөрәк өянәге ни сәбәпле була?
АКШның Төньяк Каролина университетының Медицина мәктәбе кардиологлары яшь хатын-кызларда йөрәк өянәге килеп чыгу сәбәбен ачыклаган. Соңгы елларда 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның йөрәк авыруы белән хастаханәгә яту очрагы 10 процентка арткан. Элек 21 процент булса, хәзер 31 процент булган. Ир-атларда бу динамика 30 проценттан 33 процентка җиткән. Бу турыда CNN порталына сылтама белән "Российская газета" язды.

Тикшеренү вакытында соңгы 19 елда 29 мең чамасы пациент турында тупланган мәгълүматны өйрәнгәннәр. Хатын-кызларда йөрәк авыруларының төп сәбәбе шикәр диабеты булуы ачыкланган. Аларның күбесе югары кан басымына да зарланган.

Хатын-кыз организмында йөрәк белән проблемалар булуын ачыклау җиңел эш түгел, диелгән әлеге хәбәрдә.

Америка кардиология ассоциациясе мәгълүматлары буенча, сулыш кабу, куллар, эч, арка, муен авырту, теш сызлау, тик торганда күңел болгану һәм артык тирләү дә шик уятырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100