news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын иренең муенына пычак кадап үтергән

Ир һәм хатын талашы фаҗига белән тәмамлана.

news_top
Яшь хатын иренең муенына пычак кадап үтергән

5 ноябрьдә Воронеж өлкәсенең Семилуки районында Латная бистәсендәге бер йортта 27 яшьлек ир-ат мәете табылган. Аның муенында пычак эзләре булган. Бу турыда Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр  итте.

Мәрхүм ирнең бергә яши торган 24 яшьлек хатынын тоткарлаганнар. Хатын үз гаебен таныган. Ул фаҗиганең ничек килеп чыкканын да сөйләгән.

5 ноябрьдә ир белән хатын талаша башлый. Хатын исерек була. Ул пычак ала һәм иренең муенына кадый. Ир шунда ук җан бирә.

Әлеге фаҗига буенча тикшерүчеләр эшли. Судмедэскпертиза билгеләнгән. Мәрхүм ирнең әнисен, туганнарын сораштырганнар. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәрендә әйтелгән.

Ирен үтергән хатынны алтыдан унбиш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар