news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын бер яшьлек баласының башына сугып үтергән

Яшь хатын бер яшьлек баласының башына сугып үтергән

news_top
Яшь хатын бер яшьлек баласының башына сугып үтергән
Тула өлкәсендә яшь ана бер яшьлек баласын кыйнап үтергән. Аны 12 елга гомуми режимлы колониягә озату турында хөкем карары чыгарганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Төбәк прокуратурасы мәгълүматы буенча, фаҗига 20 гыйнварда була. Исерек ана сабыен кыйный башлый. Имеш, бала елап, аның ачуын чыгарган. 
 
Җинаятьче хатын сабыйның башын йодрыклары белән төя. Шуннан имгәнгән сабый урында ук җан бирә. Хатын малайның мәетен күрше бүлмәгә алып чыга һәм, полиция килгәнче, баласы янына барып та карамый.

Фаҗига вакытында сабыйның атасы эштә була. Ул моңа кадәр хатыны белән талашкан. Хатын исә ачуын үз баласыннан алган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар