news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егетләр һәм кызлар төялгән машина асфальт өеменә бәрелеп, бер егет һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән

Юлдагы төзекләндерү эшләрен машина йөртүче егет абайламый калган.

news_top
Яшь егетләр һәм кызлар төялгән машина асфальт өеменә бәрелеп, бер егет һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән

7 октябрьдә иртәнге якта Башкортстан башкаласы Уфада юл һәлакәте килеп чыккан. Бер кеше урында ук үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, авария Уфа-Шакша юлында булган. 18 яшьлек Уфа егете идарә иткән ВАЗ-2114 машинасы Максимовка ягыннан Вологодская урамына таба хәрәкәт иткән. Юлда төзекләндерү эшләре барган. Бу урынны чикләп куйганнар. Машина йөртүче яшь егет бу чикләүне абайламаган. Ул зур тизлектә килеп, асфальт өеменә бәрелгән.

Машина йөртүче егет урында ук һәлак булган. Аның белән машинада барган 16 һәм 17 яшьлек ике кыз, шул ук яшьтәге тагын ике егет имгәнгән. Аларны хастаханәгә илткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар