Яшь егет төнлә тирән чокырда адашып үлә язган
23 яшьлек ир-ат суга егылган, туңып беткән.
Уфа шәһәрендә якшәмбе көнне төнлә белән бер егет чокырга төшеп киткән. Аны бу тоткыннан коткаручылар алып менгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
23 яшьлек егетнең өенә кайтып барышлый тирән чокырны әйләнеп узасы килми. Юлны чокыр аша гына кистереп кыскартмакчы була. Чокырга төшә һәм астагы елгага егыла. Суга чыланып бетә. Бераз йөри торгач, адаша. Юл эзли торгач, арып бетә. Шулай итеп яшь егет чокырдан мөстәкыйль чыга алмаячагын аңлый һәм ярдәм сорап кычкыра башлый.
Абхазская урамындагы торак йорт янындагы чокырдан ярдәм сорап кычкырган тавышны шаһитлар ишетеп ала. Алар коткаручыларга шалтырата. Вакыйга урынына килгән коткаручылар чокырга төшә. Алар чокырдагы эзләрдән барып, ярдәм сорап кычкырган
«Коткаручылар бу