Яшь егет селфи ясаганда манарадан егылып төшеп үлгән
Шаһитларның сүзләре буенча, егет дуслары белән суүткәргеч манара өстенә менгән.

29 майда Башкортстанда суүткәргеч манарасы өстеннән 20 яшьлек егет егылып төшкән. Егет җитди имгәнгән һәм һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телекомпаниясе хәбәр итте.
Шаһитларның сүзләре буенча, егет дуслары белән манара өстенә менгән. Алар селфи ясамакчы булган.
«Мин эштән кайтып килә идем. Җирдә кеше ята, янында бер кыз елап утыра. Полиция хезмәткәрләре җыелган. Манара ишеге ачык тора иде», — дип язган шаһитлар социаль челтәрдә.
Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара, дип хәбәр иткән Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.