news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь егет сөйгән кызын урлап алып китеп, үтерергә маташкан

34 яшьлек хатынны полиция хезмәткәрләре коткарган.

news_top
Яшь егет сөйгән кызын урлап алып китеп, үтерергә маташкан
pixabay.com

Воронеж өлкәсенең Грибановский районында яшәүче 25 яшьлек егет суд каршына басачак. Ул сөйгән кызын урларга маташканда үтерә язган. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Грибановский бистәсендә яшәүче хатын-кызны урлау һәм үтерергә маташу зур җинаять эшенә әверелгән. 

2020 елның 11 августында егет элеккеге сөйгән кызы янына Борисоглебскидагы кибеткә килә. 34 яшьлек хатын биредә эшли. Егет сөйгәнен урлап алып китеп, кабат үзенеке итәргә тели. 

25 яшьлек егет хатынның битенә борычлы баллон сиптерә. Аннары хатынны таксига сөйрәп утырта һәм Грибановский бистәсенә алып китә. 

Өйдә егет элеккеге сөйгәнен кыйнап ташлый, яндырылган зажигалка белән куркыта, янучан сыеклык сибә. 

Шул чакта өйгә полиция хезмәткәрләре килеп керә. Аларны хатынның хезмәттәше чакырган була.

Тикшерү барышында егет гаебен танымый, күрсәтмә бирүдән баш тарта. Соңрак аның мошенниклык һәм талау өчен хөкем ителгән булуы да ачыклана. 

Хәзер аңа кеше урлау, мошенниклык, талау өчен җавап бирәсе булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар