Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егет белән кызны машина бәреп киткән мизгел видеога эләккән

Юл аша чыгып баручы кешеләрне таптаган Cadillac кроссоверын йөртүчене шаһитлар тоткарлый.

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендә юл аша чыгып баручы егет белән кызны машина таптап киткән. 6 ноябрьдә кичке якта булган юл һәлакәтен видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Фаҗига мизгеле сурәтләнгән кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Cadillac кроссоверы белән идарә итүче ир-ат ике кешене таптый. Алар Найдов-Железов урамын җәяүлеләр кичүе аша чыгып бара торган булган.

22 яшьлек егет һәм аның белән баручы 19 яшьлек кыз урында ук һәлак була.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, кешеләрне таптаганнан соң, машина йөртүче җинаять урыныннан качмакчы була. Ләкин аны фаҗиганең шаһитлары тоткарлый. Бу ир-атка карата җинаять эше ачылган, ул тоткарланган диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100